Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Помидор яфракларында сулы кабарчыклар барлыкка килде. Бу куркынычмы?

    Помидор яфракларында сулы кабарчыклар барлыкка килде. Бу куркынычмы? Үсемлекне ничек дәваларга? (Алина Сахрова) Укучыбызның соравына тәҗрибәле бакчачы, эшмәкәр Люция Чукляева җавап бирә. 

    Помидор яфракларында барлыкка килгән кабарчыклар өчен борчылырга кирәкми. Моның сәбәбе – суны дөрес сипмәү. Кайчак кибеп киткән туфракка күп су сибәләр. Ә үсентеләр аны үзләштереп өлгерә алмый. Шунлыктан күзәнәкләр озыная, аларның тышчасы киңәя. Мондый күренеш тәндә оэдема дип атала.
    Шуңа күрә суны чамалап кына сибегез. Савыт төбендә дренаж калдырырга онытмагыз. Артык су саркып чыксын өчен савытның асты тишек булырга тиеш.
    Бакчаларыгыз мул уңыш белән сөендерсен.
     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: