Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки район мөхтәсибе авыл яшьләре арасында волейбол буенча ярышлар үткәрде

12 ноябрьдә “Алинә” универсаль спорт залында район мөхтәсибе авыл яшьләре арасында волейбол буенча ярышлар үткәрде.


Мондый спорт чаралар районда даими үтә. Ә кече футбол, волейбол  ярышлары һәр ел саен узып тора.

ФОТОРЕПОРТАЖ


Ярышлар көне буе диярлек дәвам итте. Очрашуларны танылган волейболчы Әнәс Вәлиев хөкем итте. Нәтиҗәдә, “Мөгаллим” командасы 1 урынны алды, “Шәүкәт” һәм “Өмет” командалары икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.


Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев ярышларның бик мавыктыргыч, зур хәзерлек белән үтүен бәяләп узды. Ул декабрь аенда мөхтәсибәт тарафыннан балалар арасында спартакиада, ә кышын чаңгы ярышлары уздырылачак диде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев