Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Спорт

Әлки районы: зур ярышларны кечкенә атлар башлады

Әлки районы республикада күпләп атлар үрчетүче төбәкләрнең берсенә әйләнеп бара. Әйтик, бүгенгесе көндә Әхмәт авылында Фәнис Бакиров фермер хуҗалыгында 400 баштан артык ат исәпләнә. Фәнис Рәшит улы – Татарстанда иң күп татар атлары үрчетүче фермер.

Соңгы елларда”Хузангай” җәмгыятендә Орлов токымлы атлар үрчетүгә уңышлы гына керешеп киттеләр. Ат үрчетү фермасы белән Марат Гобәйдуллин җитәкчелек итә. Ул үзе дә – заманында шәхси йортында нәселле атлар тәрбияләп, алар белән төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, зур җиңүләргә ирешеп килгән егет. 
Хәзер инде Марат Гобәйдуллин кул астында йөзгә якын Орлов токымлы ат бар. Алар юртак атларның нәселен яхшырту өстендә даими эшлиләр. Казандагы, чит төбәкләрдәге ипподромнар белән килешүләр нигезендә хезмәттәшлек алып баралар. Бәйгеләргә хәзерләгән атларны саталар, көчле, яхшы токымнарны булдыру өчен, яхшы нәселле бияләр, айгырлар сатып алалар.
5 июльдә Сиктермәдә үткән чуаш халкының милли бәйрәме Уяв кунаклары  атлар чабышын рәхәтләнеп тамаша кылдылар. Ярышларны мавыктыргыч итеп, районыбызның танылган спорт комментаторы Рифкать Сәгъдиев алып барды. Бәйге югары дәрәҗәдә, күп атлар катнашында узсын өчен, Марат Гобәйдуллин зур тырышлык куйган.
Ат ярышларын карарга халык та бик күп җыелган: төп трибуна тулы, чабышлар мәйданын уратып алган  киртә-коймалар буйлап тезелгәннәрнең дә саны шактый икәнен чамалау авыр түгел иде. 
Менә ярышлар башланыр вакыт җитте. Рифкать  Сәгъдиев бәйгедә кырыклап ат узышачагын хәбәр итте. Ә чабышларны исә кечкенә атлар – понилар башлап җибәрде.
Пони атлары Яңа Сувар зоопаркында тәрбияләнә. Алар белән Бөгелмә кызы Гөлнара Галиева җитәкчелек итә. Аның бу яктан һөнәри осталыгы бик зур. 
Кечкенә атлар өчен йөгереш аралыгы да кыска билгеләнгән – 400 метр. Бу  ярыш тамашачылар күз алдында узды. Чабышта биш пони катнашты. Җайдаклары –укучы кызлар.
Старт бирелүгә, ике пони югары тизлектә алга ыргылды һәм финишка беренчеләрдән килеп тә җитте.
Бу Карина  Зинькова һәм Злата Смирнова иярләгән малкайлар иде. Өченче булып кечкенә аты белән Валентина Рыжкова килде. Дүртенче һәм бишенче урынны алган кызлар Ангелина Рыжкова, Злата Деревянкога да “Афәрин!” диясе генә калды.
Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. Балаларны ярышларга хәзерләгән, күнегүләр үткәргән тренерлары Гөлнара Галиева, яшь спортчылары уңышына  сөенеп, алар белән фотога  төште.
Ике яшьлек Орлов токымлы юртакларга старт бирелде. Атларның ничек ярышуын ерактан ук күзәтергә җайлы булсын өчен,  аларга зур итеп язылган номер саннары бәйләп куелган иде.
Менә ике көпчәкле тарантаска җигелгән юртаклар җил тизлегендә тамашачылар яныннан узып киттеләр. Халык кул чаба, кайсылары сызгыра, җан аткан кешесенә көч-куәт өстәп кычкырып калырга тырыша. Санаулы мизгелләр эчендә атлар, 1600 метр араны узып, финишка килеп тә керделәр. Беренче булып,  кызыл сызыкны Спас районыннан Александр Борисов үтте. Икенче урынны “Хузангай” җәмгыятеннән Людмила Ензаева яулады. Өченче урын Чиябаш егете Риф Гайфуллинныкы булды.
Алдагы ярымтокымлы атлар ярышында бары тик чит район вәкилләре генә катнашты. Алар Аксубай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсеннән килүчеләр булып чыкты. Аксубайдан хәтта өч ат катнашты. Беренче урынны да шушы өчлек  вәкиле алды: ул Хайди кушаматлы аты белән Юрий Федоров иде.
Дүртенче чабышта да читләр генә катнашты. Ә менә өч яшьлек Орлов токымлы юртаклар чабышында бары тик хузангайлылар ярышты. Монда Сабина исемле аты белән Людмила Ензаева финишка беренче атлады.  Даринасы белән узышкан Марат Гобәйдуллин – икенче, Иван Ямушкин Портосы белән өченче килделәр.
Чиста токымлы атлар чабышында янә читләр генә катнашты.
Җиденче узышта Орлов токымлы олы яшьтәге юртаклар ярышты. Монда Марат Гобәйдуллин, үзенең күп ярышларда катнашкан Монте Кристо кушаматлы аты белән беренчелекне беркемгә бирмәде. Икенче, өченче урыннарны Спас һәм Алексеевск экипажлары бүлеште.
Ат ярышларында җиңүчеләргә  акчалата саллы бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны алучыга – 22500 сум, икенчегә – 11 мең һәм өченчегә – 5500 сум. Иң мөһиме алар күп санлы тамашачыларга, искә алып, озак еллар сөйләрлек матур мизгелләр бүләк иттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев