Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район мөхтәсибәте Гаилә елы уңаеннан чаңгы ярышлары уздырды

Район мөхтәсибәте “Яшь имәннәр” балалар саламәтлеген савыктыру лагеры янында Гаилә елы уңаеннан чаңгы ярышлары уздырды.


Кышкы спорт бәйгесенә балалар да, әти-әниләре дә күп килгән иде.

Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов чаңгы ярышларын ачу тантанасында:

–    Бүген район мөхтәсибәте “Саф һава – тәнгә дәва” девизы астында чаңгы ярышлары турниры үткәрә. Ирек хәзрәт Сәлахиев мондый спорт  бәйрәмен үткәрүне традициягә кертте. Күрәм: күпләр бирегә гаиләләре белән килгәннәр. Кышкы матур көннәрдән, саф һавадан хозурланып, рәхәтләнеп ярышларда катнашыйк, оештыручылар хәзерләгән аш-сулардан авыз итик, – диде.


Аңа район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев кушылды:

–     Бүген без илебездә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан кышкы спорт бәйрәме үткәрергә ниятләдек. Бәйгедә бер-беребез белән дустанә күрешеп, аралашып, шуннан рәхәтлек алып,  катнашырга насыйп булсын. Аллаһы Тәгаләбез биргән һәр көнгә, нигъмәтләренә рәхмәтле булып, изгелекле гамәлләр күбрәк кылып яшәргә омтылыйк. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә күңелле спорт бәйрәмнәре үткәрергә насыйп булсын!

Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков та бәйрәмдә катнашты. Ул: 

–     Мөхтәсибәт белән безнең дуслыкны спорт тагын да ныгыта төште. Һәркем сәламәт яшәү рәвешенә күчсен иде, – дигән теләген дә җиткерде. 

Чаңгы спорты буенча  районның баш тренеры Николай Ирдинкин ярышның кагыйдәләре белән таныштырды һәм иң яшь спортчыларны старт биреләсе урынга чакырды.

Шулай итеп, чаңгы юлларыннан башта сабыйлар кузгалды, аннан олырак сыйныф укучыларына старт бирелде.  Урта, өлкән буын вәкилләре дә кыстатып тормады – рәхәтләнеп шома чаңгы юллары буйлап бергәләп кузгалдылар. Хөкемдарлар  ярыш нәтиҗәләрен чыгарган арада бар халыкны әле генә учакта казанда пешкән пылау белән сыйладылар. Янәшәдә зур самавыр кайнап торды. Өстәлләргә күп итеп тәм-том куелган иде. Чаңгыда чабып кайтканнар рәхәтләнеп шул ризыклар белән сыйландылар. Бөтен мәйданга тавыш көчәйткечләр аша Коръән сүрәләре, мөнәҗәтләр яңгырап торды. “Өмет” мәчете  имамы Рамис хәзрәт Вафин кайнар пылау салынган тәлинкәне миңа да тоттырып:

–     Казаннан чыгарткан пылау пешерүчебезнең сыеннан авыз итегез әле, – диде.

Авызда эреп торган пылауның тәме искиткеч. Мин аның пешерүчесе белән дә таныштым. Ул Казанда туып үскән Айрат Ситдыйков. Айратның әтисе Иске Чаллыдан икән.

–     Мине дини бәйрәмнәрдә пылау пешерергә еш чакыралар. Бу казанда 100 кешене ашатырлык ризык хәзерләп була. Бүген шулкадәр кешене пылау белән сыйладык, – диде аш-су остасы Айрат.

Менә чаңгы ярышларының нәтиҗәләре дә билгеле булды. Кечкенә сыйныфларда укучылар арасында беренче урынны Алексей Ирдинкин һәм Алина Ермолаева алдылар. 7-9 сыйныфлар арасында Вячеслав Варламов һәм Анастасия Юманова (барысы да Иске Матактан) беренче булып килделәр.

60 яшькә кадәргеләр арасында Иске Матактан Анастасия Абасева, Николай Ирдинкин беренчелекне яуладылар. Өлкәннәр төркемендә Ләлә Билалова (Базарлы Матак) һәм Касым Насыйбуллин (Ташбилге) алтын медаль ияләре булдылар. 
Җиңүчеләргә диплом белән бергә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Гаилә елына багышланган чаңгы ярышлары бик күркәм узды. Бәйрәмне оештыручыларга, иганәчеләргә, алар район мөхтәсибәте, Әлки  мөселман яшьләре – олуг рәхмәтләрен җиткерделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев