Быел җәй «Колос» кинотеатр учреждениесе бинасына капиталь ремонт эшләре башланды.
Бинаның башын сүткәч, белгечләр аның диварларының ныклыгын бәяләгәннәр. Нәтиҗәдә, кирпечтән төзелгән стеналарның ныклыгы бик түбән булу сәбәпле, аны тулысынча сүтәргә дигән карар чыгарылган. Диварлар сүтелгәннән соң корылманың нигезе ныклыгына да бәя биреләчәк. Аны да яңадан ясарга мөмкиннәр.
Район киноучреждение җитәкчесе Рөстәм Миңнегулов әйтүенчә, әлеге бина яңадан төзелсә дә, ул документларда «капиталь ремонт» дигән исем астында йөри. Әлеге бина нәкъ искесе кебек итеп төзеләчәк. Өстәмә финанс чыгымнар соралып калса, ул мәсьәлә дә хәл ителәчәк. Халыкта «Башлаган эш – беткән эш», диләр. Төзүче оешма эшне дәвам иттереп, аны документлар буенча каралганча — киләсе елда файдалануга тапшырыр өчен тырышачак.
Нет комментариев