Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки педагоглары профсоюз юлламасы буенча диңгездә ял итте

Шушы арада бер төркем мәгариф хезмәткәрләре Кырымның Евпатория шәһәрендә ял итеп кайттылар.

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы республика комитеты бишенче ел рәттән “Сәламәт булыр өчен – Кырымга”  программасы буенча Кара диңгез буена сәфәрләр оештыра. Анда һәр җәйне районыбыз педагоглары да катнаша. Быел Кама аръягының җиде районы вәкилләре составында диңгезгә ялга бездән биш кеше барган. 
–Юлга (бару һәм кайту) дүрт тәүлек китте. Уңайлы зур автобусларда озын юл сизелми дә үтте. Ун көн Евпаториядә “Кояшлы яр” шифаханәсендә  ял иттек. Һава торышы кояшлы, бик әйбәт булды. Комлы ярлы, сөт кебек җылы сулы Кара диңгездә туйганчы коендык, шул тирәдәге күлдә ләм белән дәваландык. Кыскасы, рәхәтләнеп ял иттек, саулыгыбызны ныгыттык. Озак истә калырлык, файдалы сәфәр булды,–дип тәэсирләре белән уртаклаштылар Борискино һәм Югары Әлморза мәктәпләре укытучылары Виктор Захаров һәм Марс Нотфуллин.
Педагоглар ял чыгымнарының бер өлешен генә түләгән.
Күптән түгел алты кеше шулай ук профсоюз юлламасы белән Идел буйлап ике көнлек “Казан-Самара” теплоход сәяхәтендә булып кайткан.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Рөстәм Билалов әйтүенчә, педагогларны ял итәргә һәм саулыкларын ныгытырга Татарстан шифаханәләренә дә җибәрәләр. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган хезмәткәрләргә исә “Ана һәм бала” программасы буенча шифаханәләргә бушлай юлламалар бирелә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев