Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2024-Гаилә елына старт бирү уңаеннан Әлки районында тантана үтте

27 гыйнварда район мәдәният йортында 2024-Гаилә елына старт бирү уңаеннан тантана үтте. Гаять бай эчтәлекле концерт барышында районда яшәүче гаиләләр сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнде.

 

Тантаналы чарада район башлыгы Александр Никошин катнашты. Ул тамаша залында утыручыларны сәламләп:

– Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү ниятеннән Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Үзара аңлашучанлык, мәхәббәт, тугрылык ул – ныклы гаилә билгесе. Ә ныклы гаилә милли үсеш һәм казанышларга җирлек тудыра, – диде район башлыгы.

Аннан ул Әлки җирендә яшәүчеләр турында сөйләде:

– Районыбызда 18 яшькәчә өч һәм аннан күбрәк баласы булган 317 күп балалы гаилә бар. Бездә 28 гаилә ятимнәрне үз гаилә җылысына кабул итеп тәрбиялиләр, тагын 22 гаилә сабыйларны опекунлыкка алдылар. Тату, ишле бу гаиләләргә сәламәтлек, муллык, бәхет телим, – диде ул.

Александр Никошин төрле өлкәләрдә хезмәт куйган үрнәк  гаилә династияләренә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Мәгариф өлкәсендә берничә буын хезмәт куйган Журавлевлар, Билаловларга, сәламәтлек саклау юнәлешендә хөрмәт казанган Ахроровлар, Афанасьевларга, 8 бала тәрбияләп үстергән, хәзерге вакытта уллары Айнур махсус хәрби операциядә катнашкан Ситдыйковларга, балаларга физик тәрбия бирүдә алыштыргысыз булган Гордеевларга, мәдәният тормышын үстерүдә ару-талуны белмәгән Калмыковларга, традицияләрне һәм йолаларны саклауда олуг өлешләрен керткән Беловлар гаиләсенә, көчле алкышлар астында истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлеге тантанада Россиядә узган 2023–Укытучылар һәм остазлар елына һәм Татарстанда үткән Милли мәдәният һәм традицияләр елына йомгак ясалды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова бу хакта чыгыш ясаганда:

– 2023 елда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән 27 отчет концерты узды. Авылларда 200 дән артык үзара концертлар булды. Хезмәт коллективлары мәдәни чараларны ныклы хәзерлек белән оештырдылар. Аларга ихлас рәхмәтләремне җиткерәм,–диде.

Шундый күркәм концертлар хәзерләгән Базарлы Матак мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, район мәгариф идарәсе, балалар иҗаты йорты, Базарлы Матактагы балалар бакчалары, Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы, Әлки район  советы һәм башкарма комитеты һәм башка шундый мактаулы хезмәт коллективлары сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина авыл җирлекләрендә узган концертларның күп халык катнашында, бик җылы шартларда үтүен билгеләп узды. Гомумән, безнең мәдәният хезмәткәрләре, бигрәк тә соңгы елларда, бик күркәм эшләре белән халыкны сөендерәләр. Районда узган һәр чарада диярлек алар зур сәнгать югарылыгында концертлар хәзерлиләр, чыгышлар ясыйлар. Авыл мәдәният йортлары, клублары эшләренә бүгенге чарада да югары бәяләр бирелде, бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләүләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Тантананы бик оста итеп, ике дәүләт телендә алып барган Гөлия Яруллина һәм Эльвира Зыятдинова сәхнәгә йөздән артык үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны чакырдылар.Алар күп санлы тамашачылар алдында үз осталыкларын күрсәтеп чыгыш ясадылар.

Без балалар бию коллективлары чыгышлары белән бергә аларның укытучылары башкарган җырларны да тыңладык. Әйтик, ”Юхмачы офыклары” укытучылар вокаль ансамбле югары дәрәҗәдә җыр башкарды. Шулай ук Фәридә Гатауллина (Апак), Гайнекамал Мөнипова (Түбән Әлки), Руфия Гадиева (Иске Чаллы), Алена Миндрюкова (Түбән Кәчи), Изилә Әхмәтшина (Чиябаш), Гаваз Закиров (Ургәгар), Нурзия Зәйдуллина (Базарлы Матак) һәм башка чыгышларны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.
Шулай итеп, районда Гаилә елына старт бирелде. Аның кысаларында бездә күптөрле чаралар, концертлар, бәйгеләр узар әле. Иң мөһиме, һәр гаилә тату, имин һәм бәхетле яшәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев