Әлки районы кырларында десикация ясау башланды
Яңалыклар

Әлки районы кырларында десикация ясау башланды

Районда көнбагыш 14,3 мең гектарда үстерелде. Май культурасы тизрәк өлгерсен өчен, аны десикацияли башладылар.

«Хәмитов Ф. Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы май өчен көнбагышны 700 гектарда чәчкән иде. Алар квадрокоптерлар ярдәмендә әлеге кырларга десикация сыекчасы сиптерделәр. Димәк, 10–14 көннән көнбагыш кырларында уңышны ала башларга мөмкин.

«Хузангай» җәмгыяте дә җиңел техника ярдәмендә көнбагыш кырларында десикация үткәрә башлады. Быел көннәр яңгырлы торганга, әлеге алымны кулланмыйча уңышны җыеп алу авыр булачак. Беренчедән, көнбагышның өлгерешен тизләтү мөһим. Аннан, дым күп булганлыктан, көнбагыш кырларында яшел чүп үләне күп. Тиздән «Востокзернопродукт» хуҗалыклары да май культураларына десикация сиптерә башлаячак.


Нет комментариев