Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлкилеләр коммуналь түләүләрне күбесенчә электрон юл белән башкара

Районда коммуналь түләүләрне халыкның күпчелеге электрон юл белән башкара.

 
Моны өйдә, эш урынында, хәтта кунакта да ансат кына эшләп була. Иң мөһиме – банкларга, почта бүлекләренә йөрисе, анда чиратлар торасы юк. Коммуналь  түләү квитанциясе килде исә, шундагы штрих кодка телефоныңны гына китерәсе.  Шунда ук түләү суммасы килеп чыга, аннан инде бер-ике төймәгә басуың була, түләү башкарылды дигән сүз.
“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе укучылары арасында сораштыру үткәргән иде. Без “Коммуналь хезмәтләр өчен ничек түлисез?” дип, халыктан сорадык. Сораштыручылар арасында зур күпчелегенең электрон юл белән түләве ачыкланды. Аның бик җайлы һәм ансат алым икәнлеген әйттеләр. Әле кайберәүләр “Юләр булып, элек банкларда чират торганмын” дип тә куйдылар.
Шулай ук сорашкан кешеләр  арасында искечә – почта, банкка йөреп түләүчеләр дә булгалады. Аларның тел төбеннән аңлашылганча, янәсе шулай ышанычлырак, акчаң ялгыш счетка китми. Әмма бу – үзе үк ялгыш фикер. Электрон юл белән түләгәндә күпкә ышанычлы. Анда синең түләү документың да сакланып кала. 
Яшьләрнең күпчелеге төрле түләүләрне электрон рәвештә башкара. Безгә хәзер өлкәннәрне бу эшкә  өйрәтү мөһим. Алар да коммуналь түләүләрне ансат кына электрон рәвештә башкарсыннар иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев