Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әхмәт авылында Гөлназ Фәхретдиновага багышланган хәйрия концерты узды

Әхмәт авылында туып үскән, өч бала анасы Гөлназ Фәхретдиновада табиблар начар чир табалар. Яшь әнигә (аңа 32 яшь) беренчеләрдән булып авылдашлары ярдәм йөзеннән акча җыя башлыйлар.

 

Гөлназга чир белән көрәшү өчен кыйммәтле дарулар сатып алырга кирәк. Аны алуда ярдәм итү йөзеннән Әхмәт мәдәният йортында хәйрия концерты оештырыла. Концертка керү билетын 200 сум итеп билгелиләр һәм җыелган акчаны тулысы белән Гөлназга тапшыралар.

Концертка, иң популяр җырчыга килгәндәй, хәйран күп халык җыела. Әле күпләр сәхнә түренә куелган әрҗәгә дә ярдәм акчаларын илтеп салалар. Нәтиҗәдә,  барлыгы 46650 сум акча туплана. Ул Гөлназ тизрәк савыксын өчен, аның туганнарына тапшырыла.

Әхмәтлеләр телефон аша авылдашларына ярдәм җыюны дәвам итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев