Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирек Миннәхмәтовның үлемен кайгы хисләре белән кабул иттек

Татарстанның иң күренекле эшмәкәрләренең берсе Ирек Миннәхмәтовның үлемен без, редакция хезмәткәрләре, кайгы хисләре белән кабул иттек.

Ирек Миннәхмәтов Казанда узган җомгада 39 яшендә кинәт вафат булды. Ул безнең элекке җитәкчебез – 2012-2015 елларда “Татмедиа” республика агентлыгы белән җитәкчелек итте. Әлеге вазыйфага керешүгә Ирек Җәүдәт улы район газеталары редакцияләрендә булып, алардагы вәзгыять белән танышып чыккан иде. Безнең редакциягә килүе дә бүгенгедәй хәтердә. Яшь җитәкче һәркайсыбыз белән очрашып хәлләребезне сорашты, эштәге проблемалар белән кызыксынды. Редакция бинасына бик тә ремонт кирәк иде. Ирек Миннәхмәтов әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын күрсәтте, газета эшен камилләштерү буенча киңәшләрен, тәкъдимнәрен әйтте. Очрашу азагында бергә фотога төштек .

Ирек Миннәхмәтов илтифатлы, кешеләргә игътибарлы, компетентлы һәм эшлекле җитәкче булып күңелләргә кереп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев