Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге делегациясе Самаркандга килде

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина җитәкчелегендәге делегация остазлар һәм педагоглар елы уңаеннан Самаркандга килде.

Борынгы шәхесләр узган юлдан узарга Россия кооперация университеты ректоры,Татарстан Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе, Әлки районы "Якташлык" җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева ярдәм итте. Делегация составында Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак  гимназиясе директоры Фәридә Яруллина, район үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова бар.

Бүгенге көндә Самарканда  6 меңгә якын татар яши. Татар оешмасы җитәкчесе, әлеге калада туып үскән Әхмәд әфәнде Сөбханкулов тарихи урыннарга алып барды. Борынгы башкала белән танышу биредәге иң изге урыннарга сәяхәт кылудан  башланып китте. Өч диннең (Ислам, христиан, яһуд)  пәйгамбәре Хаҗи Данияр төрбәсен күрдек. Шаги Зинда дип аталучы комплекста да булдык. Риваятьләр буенча ул "Тере патша" дип атала икән. Биредә 14 гасыр белән бәйле төрбәләр бик күп. Комплекста Мөхәммәт пәйгамбәрнең туганнан туганы Кусам Ибн Аббас  җирләнгән, дигән  риваятьләр дә яши.

Биредә һәр тарихи урыннарны күрү түләүле, дөрес, ул җирле халык белән чагыштырганда башка төбәкләрдән килүчеләргә кыймәтрәк бәяләнгән.

8 нче гасырда Самаркандта кәгазь җитештерү фабрикалары эшләгән була, дөрес революция чорларында алар ябыла. Һәм менә 2005 елда  ефәктән кәгазь җитештерү эше торгызыла. Ефәк кәгазь җитештерү цехларында булдык. Әлеге урын заманында  беренче туристик комплекс  саналган.  

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев