Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: кыр казлары безнең якны үз итә

Җепкә тезелгәндәй төркем-төркем булып күктә кыр казлары оча - әлеге күренешне бу көннәрдә бик күпләр дулкынланып күзәтәдер.

Җирдә карлар әле эреп бетмәсә дә, кыйгак-кыйгак аваз салып киек казлар безнең якларга ашыга. Дөрес, алар бездә озак тоткарланмый - көздән басуларда калган бөртек, җирдән баш төрткән яшел чирәм белән тукланып көч туплыйлар да юлларын дәвам итәләр.

Кыр казлары зур төркемнәр булып кырларга, сулыклар янына төшәләр. Бу чорда аларны куркытудан сак булыйк. Күпме чакрымнарны очып узган кошкайлар көч, хәл тупласыннар. Аннан инде алар Себер якларына китеп, зур сулыклар булган, җанварлар, бигрәк тә кешеләр борчымый торган аулак урыннарда йомырка салып, бәбкәләр чыгарырлар. Табигатебезнең күркәм бер затлары, яз билгесе булган киек казларны яратып каршы алыйк һәм хәерле юл теләп озатып калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев