Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ашламалар белән эш иткәндә саклану чараларын үтәргә чакыралар

Язгы кыр эшләре күпьеллык үләннәр һәм уҗым басуларына ашлама кертү белән башлана.

Ә ашлама белән эш иткәндә саклану чараларын бик төгәл үтәү зарур. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре киңәшмәсендә бу хакта Роспотребнадзорның Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге баш белгече Алмас Фәйзрахманов кабат искәртте.

Минераль ашламалар белән эшләүчеләр махсус кием һәм саклану чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. Мондый эшкә һич кенә дә хатын-кызлар җәлеп ителмәсен, дип басым ясады баш белгеч. Шулай ук ашламалар белән эшләүчеләрнең гигиена, туклану кагыйдәләрен тиешенчә үтәве җаваплы белгечләрнең, җитәкчеләрнең аерым контролендә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев