Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының 6 сыйныф укучысы Алмаз Шәйхетдинов киокусинкай каратэ буенча Россия беренчелегендә беренче урын яулады

Базарлы Матак урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Алмаз Шәйхетдинов киокусинкай каратэ буенча Россия беренчелегендә үз авырлык категориясендә беренче урын яулады.

Ел саен Мәскәүдә үтә торган Россия беренчелеге ярышларында безнең яшь каратэчылар дүртенче тапкыр катнашты. Ә мондый зур җиңүгә әле беренче ирешүләре. Быелгы беренчелектә Россиянең барлык төбәкләреннән 730 яшь спортчы катнашкан. Алмазны шушы җиңүгә алып килгән тренеры Андрей Зиньков та махсус диплом белән бүләкләнгән.

Андрей Зиньков соңгы елларда үсмерләр арасында бик күп каратэ осталары тәрбияләде. Алмаз аның җитәкчелегендә җиде ел шөгыльләнә. Бу чорда ул байтак җиңүләр яулаган. Республика бәйгеләрендә беренчелеккә ирешкән, Идел буе федераль округы чемпионы булган. Инде менә каратэда нинди осталыкка ия булуын ил күләмендәге ярышта да раслады.

Алмаз Шәйхетдинов Россия җыелма командасына кертелгән. Хәзер ул халыкара турнирларда катнашачак - Европа, дөнья беренчелекләрендә үз тиңнәре белән көч сынашачак.

Алмазга шулай ук киокусинкай каратэ буенча беренче олылар спорт разряды бирелде. Ул хәзер районыбызда мондый разрядка ия булган иң яшь спортчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев