Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының яшь фермеры Айнур Билдановны Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде

Әхмәт авылыннан яшь фермер Айнур Билдановны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Диплом белән бүләкләде.

Узган атнада Түбән Камада авыл җирендә яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын күтәрүгә юнәлтелгән зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда безнең районнан да зур делегация катнашты. Соңгы елларда республикада авыл җирендә хуҗалык итүнең яңа формаларын үстерү буенча төрле программалар эшли башлады. Семинарда сүз әнә шул хакта барды.

Ахырда авыл җирендә уңышлы эшләүче фермерлар, кооператив җитәкчеләре һәм әгъзалары бүләкләнде. Хезмәте зурланучылар арасында гаилә фермасы җитәкчесе Айнур Билданов та бар иде. Ул парламент җитәкчесе кулыннан бүләк алды.

Айнур Билданов хуҗалыгында бүген 39 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 25 е савым сыерлары. Фермер 102 гектар сөрү җирләре эшкәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев