Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрне коронавирустан саклану чараларын күрергә чакыралар

16 мартта үткән “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе башлыча коронавируска каршы тору чаралары хакында барды.

Район башлыгы Александр Никошин күп халык катнашындагы чараларны үткәрмәскә яисә 15 апрельдән соңгы вакытка күчерергә кушты. Мәктәп балаларына язгы каникул чорында республикадан читкә чыкмый торган сәяхәтләр генә рөхсәт ителә.

Районның баш табибы Светлана Одушкина чит илләрдә булып кайткан әлкилеләрнең шунда ук медицина хезмәткәрләре контроленә алыначагын әйтте. Ул шулай ук бу чорда чит илләргә баруны кичектереп тору хәерлерәк буласын аңлатты.

Һәркем үзенең, балаларының, туганнарының сәламәтлеген кайгыртып яшәргә, ә моның өчен гап-гади таләпләрне үтәргә тиеш, ди баш табиб. Бу кагыйдәләр һәркемгә таныш – көн дәвамында кулларны сабынлап ешрак юарга, эш урыннарында бүлмәләрне юешләп җыештырып, ике сәгать саен җилләтергә, юыну бүлмәләрен шәхси антисептик гигиена чаралары белән тәэмин итәргә.

Чит илләрдән эшкә килүчеләр, кунакка кайтучылар булса, алар хакында кичекмәстән медицина хезмәткәрләренә җиткерү, саулыкларын тикшерү зарурлыгына да басым ясады Светлана Одушкина.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган шимбәдә булган видеокиңәшмәдә “Республикада коронавирус буенча куркырлык хәл юк” диде. Ул шәһәрләрдә, районнарда, авылларда яшәүчеләрне әлеге инфекциядән саклау буенча бөтен чаралар күреләчәк дип аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев