Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки авылы халкы турында, гомергә бер-берсенә ярдәмләшеп яшәделәр, дип искә ала Гөлсем Шәйдуллина-Вәлиева

Безнең Түбән Әлки халкы гомер-гомергә бер-берсенә ярдәмләшеп яши.

Мин кечкенә чакта шырпы юк иде. Ә ашарга пешерергә кирәк, алты ятим бала шуны көтеп утыра. Шулчак туганнарыбыз кебек якын күргән күршеләребез Ибәтулла абый белән Мәрфуга апага соскыч тотып йөгерәбез. Алар кичтән учакта утлы күмерне көлгә күмеп калдыра белә, ә без әле беребез дә аны белерлек түгел. Утлы күмерне без генә түгел, бөтен авыл халкы шулай бер-береннән алып кулланды.

Аннары барыбыз да берьюлы тиф авыруы белән егылдык. Шунда күршебез Вафа бабай хәл белергә кереп, безне бик кызганды. Икенче көнне безне чикмән, толып, юрганнарга төреп, үзенең аты белән Сихтермә хастаханәсенә илтеп урнаштырды. Барыбыз да исән-сау калдык. Рәхмәт бабакайга, урыны оҗмах түрләрендә булса иде.

Җәйнең бик матур көннәренең берсендә мәктәптән каты авырып кайттым. Казанга юллама бирделәр, операция ясадылар. Шунда исләремне китәреп, күптән Казанда яшәүче авылдашларыбыз Дәүләтша абый белән Мәүлия апа килеп җиттеләр. Тәмле-тәмле ризыклар китергәннәр. Шундый шатландым, хәлләрем җиңеләеп китте, авырулар онытылды. Әле алай гынамы, әзрәк терелә төшкәч, үзләренә алып китеп, юындырып (хәтерлим әле, операциядән соң шулай кирәк дип, суны кайнатып юындырдылар), терелтеп җибәрделәр. Ә бит үзләренең дә гаиләләре бик зур иде. Алай да сыйдык, институтта читтән торып укыганда да җәйләрен аларга бара идек. Идәннәрне салкын су белән юабыз да, тезелешеп ятып сөйләшә-сөйләшә йоклап китәбез. Бик күңелле яшәдек. Үзем дә Мәүлия апа белән Дәүләтша абыйны онытмадым. Кунакка кайтканда мунчалар ягып, урманнарга алып чыгып күңелләрен күрә идек. Мин аларга гомерем буе рәхмәтле.

Гөлсем Шәйдуллина-Вәлиева,

Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев