Туган авылым Татар Борнае Атасу елгасы буенда урын алган.
Аны биш күл әйләндереп ала, ә арырак – яфраклы кара урман. Күлләрнең өчесе: кирпеч заводы янындагысы, зур юл һәм наратлык янындагылары бүрәнкә рәвешендә бер-бер артлы урнашкан. Алар бик тирән. Халык арасында йөргән легенда буенча, бу күлләр җир астында бер-берсе белән тоташканнар.
Җәйге эссе көннәрдә иртән иртүк елга буена балык тотарга төшеп утырырга рәхәт. Кичен болынга чыгып, дус-ишләр белән уеннар оештырырга бик кызык. Урманга барсаң, җир җиләге, каен җиләге, гөмбәләр җыеп була.
Авылым халкы кыр эшләре, сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Авылда яңа мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, 16-17 гасырларда нигез салынган мәчет бар. Узган ел авылымда бик матур яңа мәчет ачылды.
Татар Борнае авылы тарихы XII гасырдан башлана. Легендаларга ышансаң, авылга Борнай бабай нигез салган. Борнай шәһәрчеге Гәрәй-хан кушуы буенча ныгытма буларак төзелгән. Шәһәрчек хәзерге Татар Борнае авылыннан 400 метр ераклыкта урнашкан булган һәм 2 гектар мәйданны биләп торган. Авылның көньяк-көнбатыш ягында алка (әйләнмә) – түгәрәк ныгытылган җир бар. Дәү әнием әйтүе буенча, шул урында, елга ярында элек кеше сөякләре, уклар һәр төрле тимерләр таба торган булганнар. Кем белә, бәлки монда монгол-татар сугышы вакыйгалары булгандыр.
Туган җирендә яшәп, төпләнеп калган кешеләр бәхетледер дип уйлыйм. Без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы.
Раил Кашапов,
Чуаш Борнаеның 10 сыйныф укучысы.
Нет комментариев