Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Вәлиев Рәзил. Бибай Чаллысының киләчәге матур булсын иде

Минем туган авылым Бибай Чаллысы табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан. Мин туган ягым табигатенә сокланып туя алмыйм.

 

Туган ягымны урманнар чолгап алган. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчә авылыбызга чишмәләр дә якын. һәр авылның үз тарихы бар. Мин авылымның уңган, тырыш кешеләре белән горурланам.Туган авылым халкы тырыш һәм бердәм. Безнең авылда авыл сабантуйлары, бәйрәмнәр бик күңелле үтә.

Авылыбыз уртасында урнашкан мәчет тирә-юньгә ямь биреп тора.

Туган ягым үзенең хуш исле чәчәкле болыннары, диңгездәй җәелеп яткан киң кырлары, иксез-чиксез басулары белән һәркемне үзенә чакыра.

Туган авылым елның төрле фасылында да матур була.

Ямьле язларда туган ягым яшел хәтфәдәй келәм белән капланган кебек күренә. Яшел хәтфә чирәмдә сап-сары йомшак каз бәбкәләре йөри.Авылымны матурлыкка күмеп бакчаларда алмагачлар, чияләр, шомыртлар, сиреньнәр чәчәк ата.

Алардан тирә-якка хуш ис тарала. Әйтерсең лә хушбуй сипкәннәр.

Җәйләр җиткәч туган ягым болыннары бизәкле тукыманы хәтерләтә.

Нинди генә төсләр юк анда! Чәчәкләр өстендә төрле төстәге күбәләкләр оча, бал кортлары безелди. Гүя алар да болындагы матурлыкка сокланалар.

Җәй көнендә болыннарда йөрү, урман аланнарында җиләк, мәтрүшкәләр җыю нинди рәхәт!

Көз көнендә туган ягым бигрәк тә матур. Әйтерсең лә рәссам туган авылымны көзге төсләргә буяган. Бакчаларында кып-кызыл, алсу, сары төстә алмалар өлгерә. Кырларында үскән сап-сары көнбагышлар ерактан ук күренеп кояшны хәтерләтәләр.

Туган авылым кышын әкият сараен хәтерләтә. Өй түбәләренә мамыктай карлар ята. Морҗалардан салмак кына төтен күтәрелә. Бигрәк тә бәсле көннәрдә матур була. Каеннар ап-ак чуклы шәлләрен ябына. Чыршы өсләрендәге карлар кояш нурында энҗедәй ялтырый.

һәрбер кешегә үз туган ягы кадерле һәм якын.

Мин туган авылымны яратам. Туган авылымның киләчәге матур булсын иде.

 

Рәзил Вәлиев

Иске Чаллы төп гомуми белем мәктәбенең

9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев