Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Конкурслар

«Әлки хәбәрләре» газетасы конкурска йомгак ясады

Газетабызның 7 нче февраль санында узып баручы елыбыз – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан бәйге игълан иткән идек.

Ул белдерүдә конкурска декабрь аенда йомгак ясалачагын да искәрттек.


Хөрмәтле укучыларыбыз! 4 номинациядән торган бәйге нәтиҗәләрен сезнең карамакка җиткерәбез.

Барлыгы 19  эш-язма кабул ителде һәм аларның 12 се газетабыз битләрендә дөнья күрде:

 “Чечен сугышында катнашкан абыем (әтием, туганым, күршем...) белән горурланам” номинациясендә җиңүче – Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8 сыйныф укучысы Динә Шакирҗанова (№8, 28.02.25).
Минем авылдашым (абыем, туганым...) – махсус хәрби операциядә”  номинациясендә җиңүне Иске Салман авылы китапханәчесе – Гөлнур Гарипова яулады (№8, 28.02.25 – “Вәгъдәңдә торачагыңа ышанабыз”).
Хат-язмаларның күпчелеге “Бөек Җиңүгә – 80 ел”, “Сугыш һәм аннан соңгы авыр чор (1945-55) балалары” номинациясенә юлланган иделәр. Комиссия әгъзалары тарафыннан бәяләр түбәндәгечә бирелде:

Җиңүчеләр:

Апак авылыннан – Эльза Мөрсәлимова (№10, 14.03.25 – “Хәтер китабы” – түр башында”);
Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 А сыйныфы укучысы Таңсылу Зарипова (укытучысы Галина Минһаҗева), (№22, 04.06.25 – “Без күргәннәр кабатланмасын!”).

Призерлар:

Татар Төгәлбәе авылы китапханәчесе – Әнисә Фәсахова (№11, 21.03.25 – “Герой батырлыгына баш иябез”);
Ташбилге авылы китапханәчесе –Ләйсән Насыйбуллина (№13, 04.04.25 – “Бер адым да артка чигенмәскә!”);
Иске Чаллы төп гомуми белем мәктәбенең  татар теле  һәм әдәбияты укытучысы –Люция Әхмәтшина (№18., 07.05.25 – “Хатирәләр кабат яңара”);
Әхмәт төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы – Роза Хәйруллина (№20, 23.05.25 – “Җиңүгә илткән юл озын һәм авыр”);
Казан шәһәреннән райондашыбыз – Ләйсән Билалова (№23, 11.06.25 – “Гамьсез бәхетле бала чагым”).
Бәйгедә үзләренең шигъри бәйләмнәре белән дә катнашучылар булды. Ибраһимова Раисаның оныгы Заһирова Ралина белән иҗат иткән “Ватан сакчыларына”,  Рузинә Габидуллинаның “Юк,онытмабыз!”, Андрей Агаповның  “Җиңү көне” шигырьләре укучыларыбыз күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйбыз.
Бәйгедә катнашучы иң яшь “журналист”ыбыз” – Алпар урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы  Шәһиева Рәминә. Сезгә аның журналистларга хас осталык һәм кыскалык белән язылган эчтәлекле матур язма-мәкаләсен тәкъдим итәбез.

Чечен сугышында катнашкан әтием белән горурланам.
Әтием  минем Чечняда
Хезмәт иткән ике ел.
Нинди авырлык булса да,
Түзем, сабыр булган ул.
Хезмәтендә – чик сакчысы,
Курыкмаган дошманнан.
Безнең өчен Җиңү яулап,
Әтием исән-сау кайткан!
Минем әтием Шәһиев Рәфис Рәзиф улы 1986 елның 9 июнендә Казан шәһәрендә туа. Шунда үсә, белем ала, яши.
2004 елда Чечня җирләренә аяк баса: 2 ел дәвамында анда барган рәхимсез сугышларда катнаша. Берничә тапкыр үлем белән очраша. Монда ул күп кенә мактау кәгазьләре алуга ирешә, командирыннан дәү әтием белән дәү әниемә рәхмәт хатлары юллана.
2006 елда исән-имин әти-әнисе янына кайта ул.
2007елда әнием Гөлназ белән танышалар, матур итеп туйлар ясап, бергә яши башлыйлар.
Аларның тормышларын ямьләндереп, абыем Булат туа. Берничә елдан соң мине алып кайтырга уйлыйлар, ләкин әтиемә мине күрү насыйп булмый. Сугыш кырында алган яралар 2016 нчы елның 19 маенда әтиемне безнең  арадан алып китә. Ул минем тууымны зарыгып көтә, ләкин хыялы тормышка ашмый кала.
Мин әтиемне фотолардан карап кына беләм. Абыем Булат та, мин дә аны яратабыз, аның белән горурланабыз. Әти, син безнең белән!
Укытучысы Роза Әхмәтшина җитәкчелегендә юлланган бу язмага без, әлбәттә “5”ле куйдык: Рәминә Шәһиева – җиңүче!
Бәйгедә катнашучы райондашларыбыз! Сезгә олы һәм җылы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Иҗат чишмәләрегез саекмасын, Яңа ел яңа уңышлар алып килсен. Алга таба да безнең белән булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев