Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гөлнур Сәгыйтова: “ҮЗЕҢНЕ ҮСМЕР УРЫНЫНА КУЕП КАРА”

Балаларның исерткеч, наркотиклар тозагына эләгүе, җинаятьчелек юлына басуы - җәмгыять өчен бик зур проблема.

Ярый әле бу яктан бездә чагыштырмача имин вәзгыять. Район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар инспекциясендә бүген 13 үсмер исәптә тора. Әлеге балаларны кабат тәртип бозулардан саклау, тормышта югалмаска ярдәм итү максатында аларның һәркайсына җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән.

Кем соң ул җәмәгать тәрбиячесе? Балалар язмышына битараф булмаган, аларның сәламәтлегенә, иминлегенә, киләчәгенә хәвеф янаганда игъти­барсыз үтеп китә алма­ган, "авыр" үсмерләр белән шөгыльләнергә вакытларын һәм көчләрен жәлләмәгән тынгысыз җаннар ул.

Җәмәгать тәрби- ячеләре хәрәкәте со­вет чорында ук бар иде. Соңгы елларда ул актив күтәрелеш кичерә.

Балигъ булма­ганнар эшләре ко­миссиясе секретаре Фәнүзә Зиннәтуллина әйтүенчә, әлеге ва­зыйфага очраклы кешеләрне билге- ләмиләр. Җәмәгать тәрбиячеләре итеп тормыш тәҗрибәсе я балалар белән эшләү тәҗрибәсе булган, ха­лык арасында абруй­лы, хезмәт коллек­тивларында хөрмәт казанган райондашла­рыбыз сайлап алына.

- Әлеге җәмәгать эшен намус белән башкаручы, үзләре шефка алган балалар өчен чын ихластан кайгыртучы, аларның язмышы өчен янып-көеп йөрүче тәрбиячеләребез бай­так, - ди Фәнүзә Фоа­товна. - Әйтик, район җинаять җәзаларын үтәтү инспекция­се өлкән инспекто­ры Айрат Гибадул­лин, балалар социаль приюты җитәкчесе урынбасары Дания Шәйхетдинова, Ба­зарлы Матак урта мәктәбе социаль педагогы Гөлсинә Мөхәммәтшина хо­кук саклау орган­нары игътибарына эләккән берничә үс- мернең тормышына уңай йогынты ясап, тәртипләрен яхшыр­туга ирешә алдылар.

Җәмәгать тәр- биячеләре турындагы канун көченә керүгә, моннан тугыз ел элек шушы авыр һәм иге­лекле эшкә алынган Гөлнур Сәгыйтованың тырышлыгы нәти- җәләрен, уңышларын исә республикада да күргәннәр һәм бәяләгәннәр. Ел саен үткәрелүче "Татар- стан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" бәйге- сенең ун район кат­нашында узган зона турында Гөлнур төрле номинацияләрдә ике мәртәбә җиңүче бул­ган.

Гөлнур Сәгыйтова - район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспек­торы.

- Төп хезмәтем дә проблемалы балалар белән бәйле бит. Шуңа бу эштә тәҗрибәм шактый. Әмма уку- дан-өйрәнүдән тук­таганым юк. Пси­хология нигезләрен дә тирәнтен үзләш- терергә тырышам, бу балаларның күңеленә юл табарга ярдәм итә, - ди Гөлнур.

Ә баланың, бигрәк тә "авыр" үсмернең күңеленә ачкыч табу җиңел түгел. Моның өчен балаларны яра­тырга, аларны ни­чек бар, шулай кабул итәргә һәм үсмер белән үзеңне тигез то­тарга кирәк, дип саный Гөлнур Сәгыйтова. Ул шуңа да инанган: туры юлдан тайпылган ба­лага ярдәм итү өчен аның әти-әнисе, укы­тучылары белән уртак тел табу, алар белән бергә-бергә эшләү за­рур. Төрле язмышлы балалар белән эшләргә туры килгән аңа. Имин түгел гаиләләрдә үсү- челәре дә булган, ата- ана тәрбиясеннән бөтенләй мәхрүм ка­лучылар да, әти-әниле әйбәт гаилә балалары да…

- 13 яшьлек ма­лай исерткеч эчеп эләккән иде, - дип сөйли ул. - Аңа җәмәгать тәрбиячесе итеп билгеләнгәч, әллә ничә тапкыр өйләрендә булдым. Ир белән хатын аеры­лышканнар. Малай, билгеле, әтисенең гаиләдән китүен авыр кичергән. Әни кеше баласына ярдәм итәргә алынуыма кар­шы килмәде. Әтисен дә күреп сөйләштем. Ул да улын тәрбияләүдә катнашырга ты­рышты. Малайны "Алинә" спорт залы­на көрәш секциясенә урнаштырдык. Тре­неры белән дә гел хәбәрләшеп тордым. Мәктәптә дә әледән- әле булырга туры килде. Дәресләргә соңга калмыймы, секциягә йөриме - гел контрольдә тоттым. Малай яхшы якка үзгәрде. Ел ярым­нан ул инспекциядән исәптән төшерелде. Хәзер инде ул эшли, армиядә хезмәт итеп кайтты. Әле дә элемтәдә торабыз үзе белән, бер бәйрәмдә дә котламый калмый.

Ә менә шулай ук спиртлы эчемлекләр куллануы өчен исәпкә куелган кыз белән байтак "кыен ашар­га" туры килгән. Гаиләсендә дә про­блемалар җитәрлек булган үсмер берни­чек тә контактка ба­рырга теләмәгән, гел читләшкән.

- Ул бик авыр ачылды. Апалары шәһәргә укырга ур­наштырган иде, аны да ташлап кайт- ты. Ипләп-җайлап сөйләшә торгач, кыз- ның үзебездәге һөнәр училищесында укыр­га теләвен сиздем. Туганнары, училище җитәкчеләре белән сөйләшеп, аны шунда урнаштырдык. Әйбәт кенә укыды. Учи­лищены тәмамлап, хәзер Казанда эшли. Ара-тирә телефон­нан сөйләшеп тора­быз, үткәндәге начар гадәтләрен ташлады кебек, - дип, үз ка­наты астына алып тәрбияләгән тагын бер үсмер язмышы хакын­да бәян итә Гөлнур Йо­сыповна.

Алар дистәгә якын - җәмәгать тәрбиячесе Гөлнур Сәгыйтованы борчуга салган һәм сөендергән, тәрбиянең төрле ысулларын эз- ләргә мәҗбүр иткән, нәтиҗәдә акылга уты­рып, балигъ булмаган­нар комиссиясе тара­фыннан "төзәлде" дип табылган малайлар һәм кызлар. Аларның һәркайсының холык- фигыле, проблемала­ры әле дә Гөлнурның күңел түрендә, ул бер­се белән дә элемтәне өзми, һәммәсенең тормышын күз уңында тотарга тырыша.

- Чит балалар бул­мый, минемчә, - ди ул. - Безнең бүгенге тормышыбыз да, ки- ләчәгебез дә бит алар. Мин үзем балалар язмышына битараф була алмыйм. Нинди "авыр" үсмер белән эшләргә туры килсә дә, аны аңларга, пробле­маларын төшенергә, үземне аның урыны­на куеп карарга ты­рышам. Түземле булу, аның ышанычын ка­зану да бик мөһим. Ничек кенә булмасын, без балаларны урам йогынтысыннан, яман гадәтләрдән аралар­га, аларга сәләтләрен ачарга ярдәм итәргә, әйбәт кешеләр булып үсәргә булышырга ти­ешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев