Әлки районы үзәк хастаханәсендә сугыш ветераннары өчен җиде кешегә исәпләнгән биш махсус палата җиһазланган
1501
0
Татарстанда узган елның апрель аенда "Безнең кадерле ветераныбыз" республика проекты старт алган иде. Әлеге проект кысаларында дәвалау учреждениеләрендә ветераннар өчен яңартылган уңайлы палаталар булдыру максат итеп куелды. Районыбыз үзәк хастаханәсендә сугыш ветераннары өчен җиде кешегә исәпләнгән биш махсус палата җиһазланган. Хастаханәнең баш шәфкать туташы Рәхилә Мәрдиева башта безне хирургия бүлегенә...
Татарстанда узган елның апрель аенда "Безнең кадерле ветераныбыз" республика проекты старт алган иде. Әлеге проект кысаларында дәвалау учреждениеләрендә ветераннар өчен яңартылган уңайлы палаталар булдыру максат итеп куелды. Районыбыз үзәк хастаханәсендә сугыш ветераннары өчен җиде кешегә исәпләнгән биш махсус палата җиһазланган.
Хастаханәнең баш шәфкать туташы Рәхилә Мәрдиева башта безне хирургия бүлегенә алып керде. Бусагадан узуга биредәге искиткеч чисталыкка, төзеклеккә һәм бик җылы булуга игътибар итәсең.
Бүлектә ветераннар өчен ике палата булдырылган. Аларның берсендә Бөек Ватан сугышы ветераны Габделбари Фәсахов дәвалана. Яңа Баллыкүл авылында яшәүче Габделбари ага Бөек Ватан сугышында кыр кабель линияләре телефонисты булып хезмәт иткән. Илебезне һәм Польша, Германия шәһәрләрен фашистлардан азат итә-итә ул Берлинга кадәр барып җиткән, гитлерчыларның өне рейхстагта да булган.
Билгеле, өлкән яшьтәге ветеранның сәламәтлеге инде бик какшаган.
-Узган ел мин терапия бүлегендәге шундый ветераннар палатасында ятып чыккан идем, югары кан басымыннан дәваландым, -ди Габделбари ага. -Монда менә аякларым сызлап кердем. Бик әйбәт дәвалыйлар. Бүлек мөдире Арсен Абидинович гел хәлемне белешеп, кайгыртып тора. Шәфкать туташлары да янымда бөтерелеп кенә йөриләр. Бик әйбәт мөнәсәбәт монда безгә, рәхмәтләр яусын.
Ветеран үзләре өчен булдырылган махсус палатадан да бик канәгать. Шулай булмый ни, ике кешелек иркен палата затлы кунакханә номерына охшап тора. Кояш нурлары белән тулган бүлмә җылы, якты. Зур тәрәзәдә өйдәгедәй матур пәрдәләр. Уңайлы карават, зур телевизор, суыткыч, идәндә бизәкле палас. Җайлы санузел - юыну, бәдрәф бүлмәсе дә палатаның үзендә.
-Хастаханәдәге үзгәрешләргә исең китәрлек инде,-дип сөенеп сөйли Габделбари ага. -Элегрәк елларда монда ятып салкын тидереп чыкканым да булды. Ә хәзер карагыз ничек җылы. Ашау-эчү дә бик әйбәт. Балаларга, бернәрсә алып килә күрмәгез, дип кенә торам. Быел миңа 89 яшь тулды. Безгә, өлкәннәргә, тынычлыгы да бик мөһим бит әле аның. Ә мондый аерым палатада тыныч, рәхәт. Дәвалауның да файдасын бик күрәм.
Ул арада безгә килеп кушылган баш табиб Светлана Одушкина әйтүенчә, ветераннар палаталарын ремонтлау-яңарту эшләренә дә керешергә торалар икән.
-Санузелларны яңартып, кайбер җиһазларын уңайлыракларга алыштырачакбыз. Бәдрәфләрнең һәркайсына тотка-култыксалар да куябыз. Хирургиядәге ике палатада душ кабиналары урнаштырылачак. Ветераннар бүлмәләре шулай ук микродулкынлы мичләр, кондиционерлар, чакыру кнопкалары белән җиһазланачак,-ди Светлана Викторовна.
Яңа Баллыкүл авылында яшәүче Габделбари ага Бөек Ватан сугышында кыр кабель линияләре телефонисты булып хезмәт иткән. Илебезне һәм Польша, Германия шәһәрләрен фашистлардан азат итә-итә ул Берлинга кадәр барып җиткән, гитлерчыларның өне рейхстагта да булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев