Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы авыл клубларында концерт карарга, түгәрәкләргә йөрергә, бильярд, теннис уйнарга була

Бүген мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Аларның эшләре, проблемалары хакында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина белән сөйләшәбез. -Рәсимә Әхәтовна, район мәдәният хезмәткәрләре коллективы шактый саллы бит… -Бүген 18 авыл клубы, 29 авыл мәдәният йорты, район мәдәният йорты, 36 китапханә, 2 музей, музыка мәктәбе һәм кино учреждениесе халыкка хезмәт...

Бүген мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Аларның эшләре, проблемалары хакында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина белән сөйләшәбез.

-Рәсимә Әхәтовна, район мәдәният хезмәткәрләре коллективы шактый саллы бит…

-Бүген 18 авыл клубы, 29 авыл мәдәният йорты, район мәдәният йорты, 36 китапханә, 2 музей, музыка мәктәбе һәм кино учреждениесе халыкка хезмәт күрсәтә. Аларда 136 иҗади хезмәткәр эшли.

-Матди базагыз ни хәлдә?

-Районның барлык авылларында да диярлек клублар эшли. Катюшино һәм Анино Салман кебек кечкенә авыллар гына клубсыз. Аларны да игътибарсыз калдырмыйбыз - агитбригада белән еш кына ачык һавада концерт, тамашалар күрсәтәбез. Авылларда яңа клублар һәрдаим төзелеп тора. Соңгы дүрт елда республика программасы нигезендә Әхмәттә, Иске Хурадада, Юхмачыда, Түбән Колчуринода мәдәният йортлары салынды. Түбән Биктимердә район средстволарына клуб төзелде. Район мәдәният йорты капиталь төзекләндерелде.

Быел менә ике кечкенә авылда яңа клублар төзелеп ята. Бибай Чаллысында республика программасы буенча 50 кешелек мәдәният йорты салына. Төзүчеләр инде бинаның түбәсен җыялар. Яңа Әнҗерә поселогында Татарстан Дәүләт Советы депутаты якташыбыз Фоат Вәлиев тырышлыгы белән клуб бинасы күтәрелде. Ул инде түбә астында, хәзер ишек-тәрәзәләре куела. Бу бинада, 50 урынлык клуб белән бергә, фельдшер-акушерлык пункты һәм китапханә пункты да урнаштыру күздә тотыла. Ике авылда да яңа клубларны җәйгә файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Салманда мәдәният йорты капиталь төзекләндерелә башлады. Республика программасы буенча моның өчен 10 миллион сум бүлеп бирелде. Әлеге бина күп функцияле үзәк итеп яңартыла. Анда 150 урынлы мәдәният йорты, китапханә, почта, авыл җирлеге башкарма комитеты урын алачак. Төзүчеләр хәзер бинаның түбәсен өр-яңадан коралар. Өмәләр ясап, ремонт эшләрендә мәдәният хезмәткәрләре дә булыша.

-Әле ремонт көтүче клублар тагы бардыр?

-Югары Әлморза, Татар Борнае авыллары мәдәният йортлары авария хәлендә. Аларны алдагы елларда республика программасына кертеп төзекләндерергә дип торабыз. Ә быел җәй район средстволары хисабына Борискино мәдәният йортының түбәсе алыштырылачак.

-Президент Рөстәм Миңнеханов быел республика киңәшмәләренең берсендә кайбер авыл клубларының рәтләп эшләмәвен, күп вакыт бикле торуын каты тәнкыйтьләде. "Авыл халкының ял итү, аралашу өчен төп барыр урыны - клуб. Һәр мәдәният йорты үз эшен тиешенчә алып барырга тиеш!"-диде ул. Бездәге авылларда клублар ничек эшли?

-Район мәдәният йорты һәр көнне иртәнге 8 дән кичке 10 га кадәр ачык. Теләгән һәркем монда килеп ял итә, төрле түгәрәкләр эшендә катнаша ала. Музыка тыңларга, теннис, шахмат, шашка кебек өстәл уеннары уйнарга була. Тиздән бильярд та кайтарачакбыз. Буфет та булачак. Без мәдәният йортына килгән һәркемне шатланып каршылыйбыз.

Авыл клублары көн саен кичке 7 дән 10 га, ә җәйләрен 11 гә кадәр эшли.

-Рәсимә Әхәтовна, бүген кешеләр күбрәк үз эченә бикләнеп яши, буш вакытларын телевизор экраннары, компьютер-планшетлар каршында үткәрә, дигәнне еш ишетәбез. Авыл халкы клубларга теләп йөриме, кешеләрне төрле мәдәни чараларда катнашуга җәлеп итү авыр түгелме?

-Берникадәр вакыт элек чынлап та шундый сүлпәнлек сизелә, концертларга тамашачы җыеп булмый иде. Ә соңгы вакытта халыкта аралашуга, бергәләп ял итүгә ихтыяҗ артты. Клубларга да бик теләп йөриләр, концерт-кичәләрдә дә актив катнашалар. Менә бу көннәрдә районда төрле кустларда өлкән яшьтәгеләрнең "Балкыш" иҗат фестивале уза. Анда чыгыш ясаучы җырчы-биючеләрне сокланып карыйбыз. Моңа кадәр беленмәгән яңа талантлар ачылды хәтта. Югары Әлки клубы каршында оешкан "Тургай" фольклор ансамбле гөрләп эшләп, иҗат итеп ята. Анда катнашучы өлкән яшьтәге 14 ханым: "Тургай" безне яшәртә, саулыгыбызны арттыра",-диләр, кинәнеп күрше авыллрага концертлар белән йөриләр. Каргада көн саен диярлек өлкән ир-атлар мәчеттә намаз укыгач клубка бильярд уйнарга киләләр. Биредә берничә ел инде "Картаямыни соң йөрәк" исемле әбиләр клубы эшли. Район мәдәният йортында ветераннарның "Сударушка" ансамбле шулай ук күпме еллар инде эшләп килә. Монда оештырылган ике аэробика түгәрәген дә халык бик үз итте, аның бер генә занятиесен дә калдырмыйлар. 80 нче еллар дискотекалары да һәрчак тулы заллар белән уза.

-Әлеге чараларда нигездә урта һәм өлкән яшьтәгеләр катнаша, дисез. Ә яшьләр ничек?

-Яшьләрне җәлеп итү катлаулырак шул. Алар өчен район мәдәният йортында дискотекалар оештырабыз - заманча музыка, ди-джей… Тик егет-кызларның күбесе музыкага битараф, телефоннарына текәлгәннәр. Билгеле, яшьләрне кызыксындыруның төрле юлларын эзлибез. Өлкән сыйныфлар укучылары өчен музей, китапханә, мәдәният йорты катнашында "Әлки районының тарихи урыннары" дигән җыр-музыкалы, видеорәтле чара үткәрдек. Шимбә, якшәмбе кичләрендә тематик дискотекалар оештырабыз. Яшьләр өчен караоке кичәләре, төрле оешмалар арасында "Могҗизалар кыры" ише чаралар үткәрүне күздә тотабыз. Билгеле, күп нәрсә мәдәният хезмәткәрләренең, клуб мөдирләренең инициативалылыгына, тынгысызлыгына бәйле.

-Кадрларыгызның әзерлеге ничек?

-Мәдәният хезмәткәрләренең яртысыннан артыгы югары һәм урта һөнәри белемгә ия. Клуб җитәкчеләренең күбесе үз эшләрен зур тырышлык белән башкаралар, халык белән уртак тел таба, оештыра беләләр. Алар турында клубны ача да яба, шуның белән эше бетте, дип уйлаучылар да бар. Һич тә алай түгел. Клуб мөдирләре концерт-тамашалар оештырып, төрле фестиваль-конкурсларда катнашып кына калмыйлар. Алар авылдагы бик күп эшләргә үз өлешләрен кертәләр. Җәйләрен авыл урамнарын җыештыру, юл кырыйларын чабу дисеңме, су өчен түләүләр, салымнар җыюда катнашумы, терлекләрдән кан алу кебек эшләрдә ярдәм итүме … Алар - авылда бик кирәкле, хөрмәтле кешеләр. Бүген авыл халкына мәдәният хезмәте күрсәтүче барлык хезмәткәрләребезне, лаеклы ялдагы ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Сәламәтлек, иҗади уңышлар сезгә, коллегалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев