Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында чәчүгә орлык җитәрлек

Язгы кыр эшләрендә катнашасы тракторлар 1 апрельгә инде әзерлек сызыгында торырга тиешләр. Республика аграр хезмәткәрләре алдына менә шундый бурыч куела. Районда тракторларның төзеклеге ни дәрәҗәдә? Гомумән, язгы кыр эшләренә әзерлек ничек бара? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рафик Галләмов белән шул турыда сөйләшәбез. -Район хуҗалыкларында 319...

Язгы кыр эшләрендә катнашасы тракторлар 1 апрельгә инде әзерлек сызыгында торырга тиешләр. Республика аграр хезмәткәрләре алдына менә шундый бурыч куела. Районда тракторларның төзеклеге ни дәрәҗәдә? Гомумән, язгы кыр эшләренә әзерлек ничек бара? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рафик Галләмов белән шул турыда сөйләшәбез.

-Район хуҗалыкларында 319 трактор бар. Шуның 233 е сабан эшләрендә файдаланылачак. Калганы исә терлекчелектәге көндәлек эшләрне алып баруда кулланыла. Шул 233 тракторның 181 е төзек. Бу тракторлар әзерлеге 81 процент тәшкил итә дигән сүз.

-Рафик Мөкътәсимович, быел бигрәк тә чит илдә эшләнгән тракторларны ремонтлауда кыенлык туадыр инде…

-Чит ил тракторларының төзеклеген гадәттәгедән күпкә алданрак кайгырта башладык. Запас частьләргә заявкалар алдан ук төзелде. Әйтик, районда 51 берәмлек зур куәтле трактор бар. Шуларның 40 ы инде кырга чыгарга әзер. Калган ремонтланасы тракторларларның күбесе өчен шулай ук акча күчерелгән. Әйтик, язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканы ремонтлау өчен запас частьләр сатып алуга 77 миллион сум акча кирәк булса, шуның 56 миллионы инде түләнгән. Ә "Хузангай" җәмгыяте ремонт өчен кирәкле 12 миллион сумлык запас частьне инде сатып та алды. Бүген алар җиде К-701 тракторын үз көчләре белән ремонтлыйлар.

-Чәчү, җир эшкәртү агрегатлары нинди хәлдә?

-Район хуҗалыкларында 3 меңнән артык тырма бар, алар тулысы белән ремонтланган. 168 культиваторның 144 е кыр эшләренә әзерләнде. 157 чәчкечнең 132 се ремонтланды. Тагын безнең 11 берәмлек чәчү агрегаты бар, шуның 9 ы бүген кырга чыгарга әзер. Ә икесен ремонтлау дәвам итә.

-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бигрәк тә кукуруз, көнбагыш кебек техник культуралар игүчеләрне чәчү эшләрен кыска тотарга өндәгән иде. Ә андый культуралар бездә күп. Димәк, язгы эш чорында техниканы оптималь файдаланасы да була. Кадрлар белән тәэмин ителү ни хәлдә?

-"Хузангай"да һәр тракторга ике кеше беркетелгән. Ә менә "Кызыл Шәрык-Агро"да тракторчыларга ихтыяҗ бар әле. Анда да җир эшкәртү кебек хезмәтләрне тәүлек әйләнәсе башкару өчен кадрлар туплау дәвам итә.

-Орлык, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителү ничек?

-Районда бөртеклеләр чәчүгә орлык тулысынча җитә. "Хузангай" үзенә кирәк кадәр кукуруз орлыгы өчен акча күчерде. "Кызыл Шәрык-Агро"да якын көннәрдә кукуруз орлыгы сатып алу мәсьәләсен хәл итәргә җыена.

Минераль ашламага килсәк - уҗым культураларын тукландыру өчен 2,5 мең тонна кирәк ул. 1 мартка 1800 тоннадан артык ашлама кайтарылды. Бу эш дәвам итә. "Хузангай" монда да алда - алар язгы кыр эшләренә җитәрлек күләмдә ашлама ташып куярга өлгерделәр.

-Рафик Мөкътәсимович, техника ремонтлау кайсы хуҗалыкларда әйбәт оештырылган, ә кайда бу эшне җанландырасы бар?

-"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Карга", "Алпар", "Юхмачы", "Ташбилге" отрядларында һәм "Хузангай" җәмгыятендә ремонт белән бик җитди шөгыльләнәләр. Ә менә "Салман"да эшнең барышы бездә борчу тудыра. Салманлыларга бу мөһим мәсьәләдә сүлпәнлектән чыгарга вакыт. Шулай ук барлык хуҗалыклар орлык амбарлары, бүтән складлар түбәләреннән карны төшерергә, әлеге биналарның тирә-юнен кардан чистартырга да онытмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев