Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында “Җир – уртак йортыбыз” смотры җиңүчеләре билгеле булды. ФОТО

Ике көн рәттән - 25 һәм 26 май кичләрендә район мәдәният йорты сәхнәсе районыбызның иң оста башкаручыларын җыйды.

Районның төп сәхнәсендә авыл җирлекләре һәм оешма-учреждениеләр үзешчән сәнгать коллективлары арасында Экология елына багышлап үткәрелгән "Җир - уртак йортыбыз" смотр-бәйгесенә йомгак ясалды, иң талантлы җырчы һәм биючеләрнең, иң оста коллективларның гала-концертлары булды.

Әлеге фестивальгә узган елның октябрендә старт бирелгән иде. Анда авыл җирлекләреннән һәм оешма-предприятиеләрдән 40 тан артык үзешчән сәнгать коллективы катнашты. Мәдәният йортлары һәм клубларның үзешчән сәнгатькәрләре, авылдан-авылга йөреп, Экология елына багышланган 163 тематик концерт күрсәткәннәр.

Авыл җирлекләре арасында "Җир - уртак йортыбыз" смотр-бәйгесе җиңүчесе дип Ташбилге мәдәният йорты үзешчәннәр коллективы игълан ителде. Иске Хурада җирлеге үзешчәннәренә икенче урын бирелде. Өченче урында - Чуаш Кичүе авыл җирлеге осталары.

Оешма-учреждениеләр арасында балалар иҗат йорты, район үзәге балалар бакчалары һәм мәгариф идарәсенең җыелма концерты гран-прига лаек дип табылды. Беренче урында - Базарлы Матак урта мәктәбе. Икенче урын Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә бирелде. Өченче - район үзәк хастаханәсе үзешчәннәр коллективы.

Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тамашачылар фестиваль барышында яратып калган иң яхшы номерларны тагын бер кат күрү бәхетенә ирештеләр, башкаручыларны ихластан алкышладылар.

Фестиваль җиңүчеләрен район башлыгы Александр Никошин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова котладылар.

-Смотр барышында һәр концертта экология, табигатьне саклау мәсьәләләре күтәрелде. Бүген бу бик актуаль проблема. Фестиваль яңа талантларны ачты, сәхнәдә өлкәннәр дә, яшьләр дә үз осталыкларын күрсәттеләр. Сәхнә күрке булырдай сәләтле райондашларыбыз бик күп бит. Аларны күреп алырга, үстерергә, халык алдына чыгарырга кирәк. Концертларны оештыручыларга, анда чыгыш ясаган һәр үзешчәнгә рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, уңышлар телим, - диде Александр Никошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев