Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Россия көне күп төрле бәйрәм чаралары белән билгеләп үтелде. ФОТО

12 июнь - Россия көне районыбызда зур колач белән узды. Район үзәгенең ике паркында көне буе диярлек бәйрәм рухы хөкем сөрде.

Җырлар да, рәсемнәр дә - туган ил турында

Базарлы Матактагы Геройлар паркы һәм Ана даны паркы күпләрнең яраткан ял итү урыннарына әйләнеп бара. Биредә балаларга уйнау, спорт белән шөгыльләнү өчен дә күп шартлар тудырылган. Төрле җиһазлардан торган спорт-уен мәйданчыклары, матур утыргычлар, күзне иркәләүче яшеллек.Ә инде 12 июньдә парклар чын-чынлап гөрләп торды.

Геройлар паркында сәгать 11 дә Россия көненә багышланган зур концерт башланды. Ачык һавада узган әлеге тамашада нигездә районыбыз авылларыннан талантлы балалар чыгышлары яңгырады.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Паркта халык та шактый җыелган иде. Дөрес, күпчелек балалар булды. Әмма олылар, яшьләр дә рәхәтләнеп ял иттеләр, дуслар, туганнар белән аралаштылар. Көне дә бит күптәннән көтеп алынган һәм тансык - җылы, кояшлы булды.

Җыелган халыкны, барлык әлкилеләрне бәйрәм белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

-Бүген без биредә бөтен ил белән бергә Россия көнен билгеләп үтәбез. Һәммәбез Татарстандагы, Россиядәге зур үзгәрешләрне, күркәм яңарышларны күреп горурланып яшибез. Мәктәпләр, хастаханәләр, клублар төзелә, булганнары ремонтлана, юллар, күперләр салына. Авыл җирендә дә халыкка тормыш өчен бик күп уңайлыклар тудырыла. Иң мөһиме, күгебез һәрчак аяз булсын, илдә иминлек хөкем сөрсен. Һәркайсыгызга сәламәтлек, уңышлар телим,-диде район башлыгы.

Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары башкаруындагы патриотик җырлар да бәйрәмгә бик аваздаш булды, күңелләрдә күтәренкелек, Ватаныбыз өчен горурлык хисләре уятты.

Ул арада шашка һәм шахмат уеннары оештырылды, өстәл теннисы ярышлары башланды. Ә инде паркның икенче башында балалар арасында "Минем яраткан илем" рәсем ясау бәйгесе барды. Соңрак "Бердәм Россия" партиясенең район бүлеге вәкилләре "Балалар илебез рәсемен ясый"

11 нче республика конкурсында җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Паркта ачык һавада иң кызыклы китаплардан уку залы да эшләде. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре моны мавыктыргыч һәм эчтәлекле итеп оештырды. Шунда ук район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Гөлкәй Гафиятуллина өстәле янына килеп кан басымыңны үлчәтергә, йөрәк тибешеңне тикшертергә дә мөмкин иде.

Балалар өчен төрле тәм-томнар да сатылды. Алга таба паркларда үтәсе мондый чараларда теләгән һәркем өчен чәйләп алу, тамак ялгау мөмкинлеге тудырылган сәүдә нокталары да булдырылачак әле.

Россия көнендә паспортлы булдылар

Кичен инде район үзәгенең Имәнлек урамындагы Ана даны паркы халыкны бәйрәмгә каршы алды. Монда олылар, яшьләр бик күп иде. Район мәдәният йорты оештырган, нигездә патриотик рухтагы җырлардан торган концертны халык кызыксынып карады. Аннан район башлыгы Александр Никошин сүз алды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия көне уңаеннан котлавын халыкка җиткерде.

Россия көне паспорт алу яшенә җиткән малайлар-кызлар өчен аеруча истәлекле булды. Ана даны паркындагы бәйрәм тантанасында 14 яшьләре тулган 18 малай һәм кыз тормышларындагы беренче төп документны кулларына алдылар. Россия паспортларын һәм истәлекле бүләкләрне аларга район башлыгы Александр Никошин һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев тапшырдылар. Шушы олы бәйрәмдә тантаналы төстә Россия гражданы документларын алган яшьләргә киләчәкләренең матур, якты һәм уңышлы, ә үзләренең Ватанның чын патриотлары булуларын теләделәр.

Кулларына яңа паспортларын тоткан малайлар-кызларның дулкынланулары, шатлыклары йөзләренә чыккан. Татар Мулла авылыннан Гамил Гыйматдинов куанычын безнең белән дә уртаклашты.

-Мин кечкенәдән үк паспорт алу турында хыялландым. Бик тә паспортлы буласым килә иде. Менә ул көн җитте - инде төп документым бар. Россия гражданы булу - зур горурлык ул. Әти-әнием мине гел эш яратырга, тәртипле булырга, яхшы укырга өндиләр. Аларның өметен акларга тырышырмын,-ди Гамил.

Базарлы Матактан Айсылу Яруллинаның әнисе Фәридә Госмановна да:

-Кызыбызның үсеп җитеп, паспорт алуына бик сөендек,-ди. -Паспортларны балаларга тантаналы төстә районыбыз башлыгы Александр Никошинның тапшыруы да дулкынландыргыч булды. Бу чараның шушы зур бәйрәмдә - Россия көнендә оештырылуы да бик әйбәт. Ул гомергә балаларның хәтеренә уелып калыр. Кызыбыз Айсылу бик тырыш, мәктәптә дә актив, бик яхшы билгеләргә генә укый. Ел да "Йолдызлык" фестивалендә, спорт ярышларында катнаша. Балалар барысы да исән-имин үссеннәр, бәхетле булсыннар!

Хәйрия аукционы - балалар файдасына

Бәйрәм кичендә хәйрия акциясе дә үткәрелде. Паркта балалар кулы белән ясалган төрле эшләнмәләрне сату буенча аукцион оештырылды. Озын өстәлләрдә ниләр генә юк - хуҗалык, өй кирәк-яраклары, картиналар, төрле материаллардан эшләнгән чәчәкләр. Күренеп тора, балалар аларны бөтен тырышлыкларын куеп, күңел җылыларын да салып эшләгәннәр. Аукционга тәкъдим ителгән әйберләрнең бәяләре дә кечкенә - символик кына. Әмма бит биредә җыелган акчалар ата-ана назы һәм тәрбиясеннән мәхрүм сабыйлар тәрбияләнүче Салман балалар приютына тапшырылачак. Шуңа да күпләр эшләнмәләрне бәяләрен бермә-бер күтәреп, бик теләп сатып алдылар. Аукционда 6600 сум акча җыелды.

Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары тантаналы да, күңелле дә булды. Анда катнашкан кайберәүләр: "Шәһәрләрдә мондый бәйрәмнәр күп үтә, бездә дә ешрак оештырылсын иде" дигән теләк тә белдерде. Россия көне авылларда да билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев