Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында соңгы өч елда 125 йортта янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар урнаштырылган

Соңгы өч елда районыбызда 125 йортта янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар урнаштырылган.

Әлеге янгын "хәбәрчеләре" беренче чиратта күп балалы гаиләләр, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, инвалидлар яшәгән йортларга куелды. Башлыча түшәмгә беркетелә торган бу җайланма ут чыккан очракта хәвеф турында хәбәр бирә, кешене йокысыннан уята. Узган елда гына да республикада автоном янгын "хәбәрчеләре" ярдәмендә 18 кешенең, шул исәптән 9 баланың гомерләре сакланып калган. Үзебезнең районда да андый хәл булды. 2017 елның гыйнварында Татар Төгәлбәе авылында күп балалы Сәхиповлар яшәгән йортта янгын чыга. Аш бүлмәсендә урнаштырылган автоном җайланма эшләп китү аркасында әниләре дүрт кечкенә баласы белән өйдән чыгып өлгерә, беркем дә зыян күрми.

Ут-күз турында хәбәр итүче җайланманы һәркемгә үз өенә алып куярга киңәш итәбез, ди район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов. Аны махсус сәүдә учреждениеләрендә сатып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев