Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әлки районында спирт сатучыга карата җинаять эше кузгатылды

Кибет киштәләрендә аракы һәм шәрабның нинди генә бәядәгесе, төрләре булса да, спиртлы эчемлекләрне "итәк астыннан", ягъни закон бозып сату очраклары һич бетми. Сер түгел, һәр авылда диярлек көмешкә сатучылар, читтән китерелгән спирт-ка су кушып, шуның белән сәүдә итүчеләр табылып тора. Андыйларны закон буенча җавап бирәчәкләре дә куркытмый, сыйфатсыз эчемлек сатып...

Кибет киштәләрендә аракы һәм шәрабның нинди генә бәядәгесе, төрләре булса да, спиртлы эчемлекләрне "итәк астыннан", ягъни закон бозып сату очраклары һич бетми. Сер түгел, һәр авылда диярлек көмешкә сатучылар, читтән китерелгән спирт-ка су кушып, шуның белән сәүдә итүчеләр табылып тора. Андыйларны закон буенча җавап бирәчәкләре дә куркытмый, сыйфатсыз эчемлек сатып кеше сәламәтлегенә зыян салырга, хәтта үтерергә мөмкин булулары да туктатмый. Аларның исерек ата, ана, туганнары өчен хәсрәтләнгән гаиләләрнең ачынуына да исләре китми.
Спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә каршы район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре төрле чаралар белән көрәшә. Җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе опер-уполномоченные, полиция капитаны Ринат Зыятдинов әйтүенчә, бу көрәштә шушы авылда яшәүчеләр, җирлек советы хезмәткәрләре ярдәменә таяналар икән.
-Менә соңгы айларда гына спиртлы эчемлекләрне законсыз сатуның 4 очрагын ачык-ладык. Югары Колчурино җирлегендә яшәүче берәү көмешкә сату белән шөгыльләнгән, Татар Шәпкәсендә спирт сатучыны җавапка тарттык. Катюшинода яшәүче бер кеше ике тапкыр спирт сатып тотылды. Беренче очрак аңа сабак булмаган, дигән сүз. Алынган сыекчаны экспертизага җибәрдек, нәтиҗә - сәламәтлек өчен зыянлы. Шунлыктан спиртны сыегайтып сатучыга карата җинаять эше кузгатылды,-ди ул.
Гаиләдә исерек - якыннары башына төшкән бәла, хәсрәт. Аракыны каян алып эчсә дә шулай. Әмма "итәк асты" исерт-кече аны гомерлеккә гарип итәргә, хәтта үтерергә мөмкин бит. Шуңа күрә авылда мондый намуссыз сәүдәгәрләр бар икән, эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.
Моны заманча ысул белән дә эшләп була, компьютер, смартфоннан дәүләт хезмәтләре порталына кереп, "Халык контроле" мәгълүмат системасына хәбәр генә җибәрәсе. Көмешкә, шикле сыекчалар сатып, кеше хәсрәте өстендә акча эшләүчеләргә карата катгый чара күреләчәк. Авылда кемнең ни белән шөгыльләнгәнен күрше-күлән белеп тора, исерткеч сатып авылдашларын агулаучыларны бик тиз акылга утыртырга була бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев