Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында сөт җыючылар һәм тапшыручылар слеты булып үтте. ФОТО

Сөт җитештереп сатучыларның һәм шәхси хуҗалыклардан әлеге сөтне җыеп хәзерләүләр пунктларына илтүчеләрнең район слеты балалар иҗаты йортында үтте.

Слетка авыл җирлекләре башлыклары да чакырылган иде. Шулай тиеш тә, билгеле, шәхси сектордан сөт хәзерләүне нәкъ менә җирле үзидарәләр оештыра бит. Слетта катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

-Әле кайчан гына без халыктан елына 7 мең тонна сөт җыюны зур уңышка санаган булсак, 2016 ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 8 мең тоннага җитте. Бу сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе, рәхмәт үзегезгә. Инде алдыбызга тагын да югарырак максат куя алабыз,-диде ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев сөт хәзерләүнең кайда ничек оештырылуы, төп нәтиҗәләр турында саннарга нигезләнеп сөйләде.

-Былтыр без 2015 елга караганда индивидуаль сектордан сөт хәзерләүне 18 процентка арттырдык. Һәр сыердан уртача 50 мең сумлык сөт реализацияләнде. Бу эшчәнлек сөт тапшыручыларга 140 миллион 243 мең сум акча эшләү мөмкинлеге бирде,-дип, җитәкче һәр җирлектә сөт әзерләүнең ничек оештырылуын анализлады.

Слетта иң уңганнарның тырышлыгын мактау грамоталары, акчалата бүләкләр белән бәяләделәр. Мәдәният хезмәткәрләре аларны җыр-биюләре белән ял иттерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев