Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Яңа Салман балалар приютында яңа спорт мәйданчыгы ачылды. ФОТО

Яңа Салман авылындагы "Каенкай" балалар һәм үсмерләр өчен социаль сыендыру йорты базасында яңа спорт мәйданчыгы ачылды.

Төрледән-төрле тренажерлар урнаштырылган 623 кв. метрлы бу мәйданчык - районыбызда унынчысы. Балалар сыендыру йортында ул "Бергәләп булдырабыз" республика социаль проекты кысаларында төзелде. Приютта тәрбияләнүче балалар өчен бу бик зур бүләк. Алар хәзер заманча тренажерларда шөгыльләнеп физик мөмкинлекләрен үстерә, сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Яңа спорт корылмасын ачу тантанасында чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова балаларны спорт белән дус булырга өндәде, нык, сәламәт булып үсүләрен теләде.

-Бу спорт мәйданчыгы приютта тәрбияләнүче сабыйларның Яңа Салман авылында яшәүче балалар белән аралашу урынына да әверелер,-ди приютның стационар бүлекчәсе мөдире Наталия Илюхина. -Без биредә авыл балалары белән бергә төрле чаралар үткәрүне дә күздә тотабыз. Ә республика һәм район җитәкчелегенә мондый кайгыртучанлык өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фото