Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Базарлы Матак почта бүлеге “Татмедиа” үткәргән республика конкурсында җиңде

"Татмедиа" АҖ һәм "Татарстан почтасы" тугызынчы тапкыр республиканың хат ташучылары һәм почта элемтәсе бүлекләре арасында конкурс үткәрә.

Быелгы бәйгедә "Иң яхшы почта бүлеге" номинациясендә өстенлеккә дәгъва кылучы 12 коллектив арасында Базарлы Матак почта бүлеге җиңү яулады.

12 апрельдә Казанда "Татмедиа" АҖ бинасында 2018 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу йомгаклары буенча бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләр хөрмәтләнде. Биредә башта республика авыллары, шәһәрләре һәм кече шәһәрләренең матбугатка яздыруда иң уңышлы эшләүче почтальоннары бүләкләнде. Бу номинациядә җиңү яулаучыларга 15 әр мең сум премия тапшырылды.

Аннан республика күләмендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән почта бүлеге игълан ителде. Конкурс комиссиясе бу номинациядә районыбызның Базарлы Матак почта бүлеген җиңүче дип тапкан. Әлеге бүлектә "Әлки хәбәрләре" газетасына быелның беренче яртыеллыгына 1558 кешене яздырганнар (2017 елның беренче яртысына - 1515).

Базарлы Матак почта бүлеге җитәкчесе Ирина Нуртдинова "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасы һәм 30 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде. Җиңүчегә бүләкне "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин тапшырды. Экранда Ирина Нуртдинова турында кыска видеосюжет та күрсәтелде.

Тантанада "Татарстан почтасы" директоры Регина Кузнецова да катнашты.

-Без матбугатка яздыруда һәрчак "Татмедиа" белән берлектә, үзара аңлашып эшлибез. Уртак проектларыбыз да күп. Татарстан - газета-журналларны иң күп укучы төбәкләрнең берсе. Россия буенча һәр мең кешегә 93 данә матбугат басмасы туры килә, ә безнең республикада ул 289 данә. Быелның икенче яртысына матбугатка язылу кампаниясен дә яхшы нәтиҗәләр белән башкарып чыгарбыз дип ышанам,-диде ул.

Ирина Нуртдинова Базарлы Матак почта бүлегенә 15 ел элек оператор булып эшкә килгән. Тырыш, башкаручан, халык белән һәрчак уртак тел табып эшли белгән яшь кадрны җитәкчеләр тиз күреп ала. Һәм аны тагын да җаваплырак вазыйфага - почта бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр.

Базарлы Матак почта ташу һәм эшкәртү цехы начальнигы

Лидия Чуманова аның хакында бик мактап сөйли.

-Ирина Валентиновна районда иң зур күләмдә эш башкаручы почта бүлеге белән җитәкчелек итә. Хезмәткәрләренең эшен оештыра белә, шуңа коллектив җиткерелгән планнарны даими үтәп килә. Безнең Ирина гаиләдә дә уңган-булган әни һәм хуҗабикә. Ире белән бик матур яшиләр, өч бала үстерәләр,-ди Лидия Николаевна.

Оператор Ольга Разина да җитәкчесен югары бәяли:

-Безнең коллектив зур. Ирина Валентиновна таләпчән дә, ярдәмчел һәм игътибарлы да. Без аны бик хөрмәт итәбез,-ди ул.

Базарлы Матак почта бүлегенә төрле эшләре төшеп килүчеләр белән дә сөйләштек. Алар биредә хезмәт күрсәтүдән бик канәгать булуларын әйтәләр. -Монда халыкка бик игътибарлы, үз эшләренең осталары булган кызлар эшли. Аларга рәхмәт кенә,-ди Айсылу Гайфуллина.

Пенсионер Зинаида Петрова:

-Бу почта бүлегенә эшем һәрчак төшеп тора. Без гаиләбез белән күп газета-журналлар алдырабыз, укырга бик яратабыз. Менә бүген дә киләсе яртыеллыкка газеталарга язылырга дип килдем. Биредә бик итәгатьле хезмәт күрсәтәләр. Кызлар бик ачыклар, клиентларга хөрмәт белән карыйлар. Ирина Нуртдинова җитәкчелегендәге бу коллективка алга таба да уңышлар телим,-дип сөйләде.

Нурлат почтамты җитәкчесе Рафис Нагуманов исә:

-Ирина Валентиновна җитәкләгән почта бүлеге республика күләмендә зур җиңү яулады. Бу коллективның хезмәтенә бик югары бәя. Мин аларны Әлкидә дә, Нурлатта да һәрчак үрнәк итеп куям,-диде.

Әйтергә кирәк, "Татмедиа" үткәргән конкурста безнең почта хезмәткәрләренең бу инде икенче җиңүе. Берничә ел элек Базарлы Матак авылы почтальоны Нурсөя Хәйруллина "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә зур бүләккә ия булган иде.

"Әлки хәбәрләре" газетасы редакциясе Базарлы Матак почта бүлеген олы җиңүе белән ихластан котлый. Бу коллектив алдагы матбугатка яздыру кампанияләрендә дә сынатмый эшләр дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев