ИМИНЛЕК ҺӘМ ТӘРТИП САГЫНДА
Көн темасы

ИМИНЛЕК ҺӘМ ТӘРТИП САГЫНДА

Киләсе елда илебездә милиция органнары оешуга 100 ел тула. Халык иминлеге сагында торучы, гасырлык тарихы булган бу хезмәт районыбызда ничек үскән-ныгыган, анда кемнәр эшләгән? Район эчке эшләр бүлекчәсе музеенда сакланган язмалар, документлар, фотолар аша без әнә шуны күзаллап үтәргә булдык. Казан губернасын­да милиция оешу 1918 елның маеннан ав­густына кадәр дәвам...

Киләсе елда илебездә милиция органнары оешуга 100 ел тула. Халык иминлеге сагында торучы, гасырлык тарихы булган бу хезмәт районыбызда ничек үскән-ныгыган, анда кемнәр эшләгән? Район эчке эшләр бүлекчәсе музеенда сакланган язмалар, документлар, фотолар аша без әнә шуны күзаллап үтәргә булдык.

Казан губернасын­да милиция оешу 1918 елның маеннан ав­густына кадәр дәвам итә. Юридик яктан РСФСР Наркомюсты һәм НКВД Инструк­циясе белән ныгыты­лып, профессиональ совет милициясе 1918 елның 12 октябрендә формалаша.

Мәгълүм булганча, Әлки районы адми­нистратив-террито­риаль үзәк буларак 1930 елның 10 ав- густында оеша. Рай­он үзәге башта Түбән Әлки авылында була. Шуңа ул Әлки райо­ны дип атала да. Ул вакытта район Спас кантонына карый. Ә Спас өязе Казан гу­бернасына керә. 1937 елда район үзәге Ба­зарлы Матакка күчә. Чөнки Түбән Әлки авылында админист­ратив учреждениеләр урнашу өчен өстәмә биналар җитешми. Ә Базарлы Матакта җирле сәүдәгәрләр, купецлардан тартып алынган йортлар шак­тый була.

Соңрак - 1944-1960 елларда районның к ө н ь я к - к ө н б а т ы ш өлеше Кузнечиха районына, ә көньяк өлеше (1935-1960) Юхмачы районына ка­рый. Административ үзәкләрне эреләндерү башлангач, 1963 елның 1 февраленнән район Куйбышев районы составына кертелә. Ә 1965 елның 12 гыйнварыннан район кабат торгызы­ла. Актай елгасы бу­енда урнашкан Базар­лы Матак авылы аның үзәге булып кала.

Район эчке эшләр бүлекчәсе музеен­да сакланган доку­ментларга караган­да, 1922 елдан 1932 елга кадәр Кузнечиха һәм Әлки районна­ры милициясе белән Алексей Заминалов җитәкчелек иткән. Ул 1887 елда Алексеевск районының Ромо­дан авылында туган кеше була. 1942 елда Алексей Заминалов Бөек Ватан сугышына алына. 1943 елның 25 октябрендә ул фронт­та һәлак була.

1934-1936 елларда Әлки милициясе на­чальнигы булып Аб­дулла Абдулманов дигән кеше хезмәт итә. Ул 1899 елда Буа районының Әлки авы­лында туган.

Әлки районы бүленгән еллар­да бездәге милиция хезмәте турында му­зейда мәгълүматлар юк. Ә 1951-1953 ел­ларда Юхмачы рай­оны эчке эшләр бүлеге белән Гали Рәхмәтуллин дигән кеше идарә иткәне билгеле. Ул Казан­нан була, 1908 елгы, Бөек Ватан сугышын­да катнашкан. НКВД органнарында озак еллар уңышлы хезмәт куйган өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Әлки җирендә иминлек сагын­да торучы мили­ция хезмәте белән төрле елларда Вәли Хәлиуллин, Михаил Лукин, Сафа Габитов җитәкчелек иткәннәр. Ә 1963 елдан 1968 елга кадәр Әлки районы милиция бүлеге на­чальнигы Зиннур Си­багатов була. Ул 1936 елда Базарлы Матакта туган кеше.

1968-1973 еллар­да район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе булып Әсхәт Хисмәтуллин хезмәт итә. Аны Хәлиулла Хәбибуллин алышты­ра һәм бу постны 1978 елга чаклы били. Ул Тукай районы кешесе була.

1978 елның авгус- тында Әлки милици­ясе начальнигы итеп Сәгыйть Сәгыйров билгеләнә. Ул бу хезмәтне 1983 елга кадәр башкара. Аннан соң (1983-1988 еллар­да) бүлекне Фикрат Хәйруллин җитәкли.

Әлки милиция бүлеге белән иң озак һәм нәтиҗәле җитәкчелек итүчеләрнең берсе - районыбызның Юк­сыл авылында туган Әмир Сабирҗанов. Ул 11 ел дәвамында рай­он эчке эшләр бүлеге башында торды.

Әмир Шакирҗан улы лаеклы ялга киткәч, әлеге постка Исрафил Гирфанов билгеләнә. Ул 2003 елга кадәр эшләде. Аннан 2007 елга чаклы бүлек белән Искәндәр Мин­галиев идарә итте. Аңа алмашка Алек­сандр Неволин килә (2007-2011 еллар). Ринат Билалов бары ел ярым эшли (2011- 2012). Аннан соң 2015 елга кадәр бүлек белән Сергей Ерыганов җитәкчелек итә.

2015 елның июленнән бирле район эчке эшләр бүлекчәсе Вячеслав Яковлев җ и т ә к ч е л е г е н д ә уңышлы гына эшләп килә.

Район эчке эшләр бүлекчәсендә төрле елларда нәтиҗәле хезмәт куйган, көчен, тәҗрибәсен, сәләтен халык иминлеген, хокук тәртибен сак- лауга багышлаган хезмәткәрләр ту­рында "Милиция оешуга - 100 ел" ру­брикасы астында чыгачак башка язма­ларда тулырак тукта­лырбыз.


Нет комментариев