Көн темасы

Урак төгәлләнде!

Районыбыз игенчеләре урып-җыю эшләрен төгәлләделәр. 37 мең 700 гектарда игелгән бөртеклеләр тулысынча җыеп алынды. Уңыш һәр гектардан уртача 18,2 центнер тәшкил итә. Әмма бөртек суктыру комбайннарын саклауга куярга әле иртәрәк - алда рапсны һәм сентябрьдән бөртек өчен кукуруз уңышын җыю көтә. "Кызыл Шәрык-Агро" комбайннары башка районнарда урып-җыю эшләрендә ярдәм итә...

Районыбыз игенчеләре урып-җыю эшләрен төгәлләделәр. 37 мең 700 гектарда игелгән бөртеклеләр тулысынча җыеп алынды. Уңыш һәр гектардан уртача 18,2 центнер тәшкил итә. Әмма бөртек суктыру комбайннарын саклауга куярга әле иртәрәк - алда рапсны һәм сентябрьдән бөртек өчен кукуруз уңышын җыю көтә. "Кызыл Шәрык-Агро" комбайннары башка районнарда урып-җыю эшләрендә ярдәм итә башладылар.

Механизаторларыбыз арыш культурасы чәчүгә төштеләр. Бу көннәрдә көзге бодай чәчүгә дә керешәләр. Уҗым культуралары районда 25 мең 600 гектарда игеләчәк. Көзге чәчүне 5 сентябрьгә төгәлләү бурычы куела.


Жатва

Нет комментариев