Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшь белгечләр үзебездә урын тапсын

95 нче һөнәр училищесында укуларын тәмамлаган яшьләргә дипломнар тапшырдылар. Мондый тантана уку йорты тарихында быел утыз бишенче тапкыр булды. Район хуҗалыкларын тракторчылар һәм шоферлар, берара бухгалтерлар, туклану предприятиеләрен пешекче-кондитерлар белән тәэмин итүче училище быел да 48 егет һәм кызга белгечлек биреп, олы юлга озатты. Яшьләрне котларга дип Алексеевск агрокөллияте директоры...

95 нче һөнәр училищесында укуларын тәмамлаган яшьләргә дипломнар тапшырдылар. Мондый тантана уку йорты тарихында быел утыз бишенче тапкыр булды. Район хуҗалыкларын тракторчылар һәм шоферлар, берара бухгалтерлар, туклану предприятиеләрен пешекче-кондитерлар белән тәэмин итүче училище быел да 48 егет һәм кызга белгечлек биреп, олы юлга озатты.

Яшьләрне котларга дип Алексеевск агрокөллияте директоры Сергей Денисов һәм аның урынбасары Анна Дубицкая, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм формированиеләре, "Эдем" җәмгыяте вәкилләре килгән иде. Училеще директоры Замир Зарипов, укытучылар яшь белгечләргә тормышта үз юлларын табуларын теләделәр. Директор урынбасары Лидия Ионова болай диде:

-Бездә укыганда ук инде сез район тормышында актив катнаштыгыз. Егетләр - 301 нче төркем укучылары спортта уңышларга ирешеп, Әлки данын республика ярышларында да яклады. Кызларыбыз да актив, бердәм булдылар, төрле бәйрәмнәрне үткәргәндә тәмле ризыклар әзерләштеләр.

Без, укытучылар, сезгә белем биреп кенә калмыйча, тормышта кирәк булачак сыйфатлар тәрбияләргә дә тырыштык. Күңел җылыгызны, осталыгыгызны туган җиребезгә багышлап, монда эшләп һәм яшәп бәхетле булыгыз!

Аның сүзен "Кызыл Шәрык-Агро" вәкилләре дә хупладылар. Җәмгыятьнең филиал җитәкчесе Рәис Гайфуллин егетләрне басу-кырларда иген игәргә чакырды:

-Бездә уңайлы чит ил тракторлары эшли, аларны иярләргә яшьләр кирәк. Килегез, көтәбез сезне,-диде ул.

Аннары егет һәм кызларга дипломнар тапшырдылар. Быел 4 укучы училищены Кызыл диплом, ягъни бик яхшы билгеләр белән тәмамлаган икән. Менә алар: Вәлиәхмәтов Салават, Шәйдуллина Фәния, Гыйниятуллина Рәзилә, Сабиров Айгиз. Училище тормышында актив катнашкан яшьләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да бирелде.

Шулай итеп, инде март башында ук район өчен бик кирәкле 48 белгечле булдык. Аларның 25 е - авыл хуҗалыгы сәнәгате тракторчысы-машинисты. Яшьләрнең барысы да читкә таралып бетмәс, үзебездә калыр, дип ышанасы килә. Икмәк үстереп, ит-сөт җитештереп яшәгән Әлки җире өчен монысы бигрәк тә мөһим бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев