Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

1 апрельдә башлана

1 апрельдән 2013 елның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу башлана.

Алдарак инде хәбәр иткәнебезчә, матбугат басмаларына, шул исәптән "Әлки хәбәрләре" газетасына язылу бәясе берникадәр артты (нигездә почта хезмәтләренә бәяләр күтәрелде). Район газетасына алты айга язылу бәясе хәзер 285 сум.
Сүз уңаеннан, вакытлы матбугат басмаларын әбүнәчеләргә таратуның торышы бу атнада ТР Дәүләт Советында тикшерелде. Анда почта тарату эшенең республикада начар куелганлыгы, газета-журналларның әбүнәчеләргә вакытында китерелмәве ассызыкланды. Депутатлар һәм матбугат басмалары җитәкчеләре бу хәлне төзәтү юлларын эзләделәр. Аерым алганда, матбугат тарату эшен җирле властьларның үз контроленә алырга тиешлеге әйтелде.

Әти-әнисенә - 5500 сум
Инвалид баласын яки I төркем балачактан инвалидны караучыларга дәүләт ярдәме ел башыннан сизелерлек артты.
РФ Президентының 175 санлы Указы нигезендә мондый (эшләмәүче) кешеләргә айлык акчалата түләүнең күләме 5500 сум итеп билгеләнә. Бу акча инвалид баланың яисә I төркем балачактан инвалидның әтисенә, әнисенә, уллыкка алучысына, опекага (попечительлеккә) алучысына билгеләнә, баланы караучы башка кешегә аена 1200 сум түләнә.
РФ Пенсия фондының район бүлегендә әйтүләренчә, айлык түләүләрнең суммасы 1 гыйнвардан арттырылган, шулай булгач, аларны киредән исәпләп, алдагы көннәрдә түләячәкләр. Безнең районда 5500 сум күләмендәге айлык социаль түләү 28 кешегә билгеләнгән.

Аккошлар төшкән
Әхмәт авылы янында Кече Чирмешән елгасына биш аккош төшкән.
Дүрт көн инде аккошлар елгада йөзеп йөриләр. Кардан арынган җиргә чыгып чирәм дә ашыйлар. Безнең як өчен тансык бу кошларны авыл халкы да килеп ашата. Авыл янында "Аккош күле" дип аталган сулык та бар. Өлкәннәр әйтүенчә, элек анда җылы яктан аккошлар кайтып бала чыгара торган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Подписка