Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

15 апрельдән 15 майга кадәр автомобиль трассаларында йөк машиналары йөрүгә чикләүләр кертелә

15 апрельдән башлап зур юлларда бер күчәрле транспортка - 6 тонна, ике күчәрлегә - 5, өч күчәрлегә 4 тоннадан артмаган йөк белән генә йөрергә рөхсәт бирелә. Үткән еллардан аермалы буларак, быел чикләүләр тормыш өчен мөһим булган кайбер төр йөкләр ташучы транспорт чараларына да кагылачак. Шуңа да авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә язгы...

15 апрельдән башлап зур юлларда бер күчәрле транспортка - 6 тонна, ике күчәрлегә - 5, өч күчәрлегә 4 тоннадан артмаган йөк белән генә йөрергә рөхсәт бирелә.

Үткән еллардан аермалы буларак, быел чикләүләр тормыш өчен мөһим булган кайбер төр йөкләр ташучы транспорт чараларына да кагылачак. Шуңа да авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә язгы кыр эшләре өчен минераль ашлама, орлык, ягулык, техника кайтаруны алдан кайгырту мәслихәт.

Авыл эчендәге юлларның сакланышын авыл җирлекләре җитәкчелеге җитди контрольгә алырга тиеш. Язгы чорда асфальтлы юл тракторлар, авыр йөк төягән автомобильләр астында пыяладай ватыла. Шуңа бу вакытта авыл урамнарында авыр массалы транспортны йөртмәү зарур.

фото trassae95.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев