Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

21 апрельдән 30 апрельгә кадәр район үзәк хастаханәсендә әлкилеләргә маммография тикшерүе үткәреләчәк

Маммография - күкрәк бизләре чирләрен диагностикалауның аеруча нәтиҗәле ысулы. Белгечләр - маммологлар һәм онкологлар 39 яшьтән олырак һәрбер хатын-кызга маммография ярдәмендә ел саен профилактика тикшерүләре узарга киңәш итәләр. Бу ысул күкрәк бизләрендәге патологик үзгәрешләрне иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә. Әйтик, маммография куллану 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында сөт бизләре рагыннан...

Маммография - күкрәк бизләре чирләрен диагностикалауның аеруча нәтиҗәле ысулы. Белгечләр - маммологлар һәм онкологлар 39 яшьтән олырак һәрбер хатын-кызга маммография ярдәмендә ел саен профилактика тикшерүләре узарга киңәш итәләр. Бу ысул күкрәк бизләрендәге патологик үзгәрешләрне иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә. Әйтик, маммография куллану 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында сөт бизләре рагыннан үлем-җитемне 35 процентка киметергә ярдәм итте.
Маммография, яман шеш авыруларыннан тыш, сөт бизләрендәге бүтән чирләрне, әйтик, кальцинатларны, кисталарны, фиброаденомаларны да ачыкларга булыша.
21 апрельдән 30 апрельгә кадәр район үзәк хастаханәсендә диспансеризация узучы әлкилеләргә маммография тикшерүе үткәреләчәк. 2014 елның 1 июленә кадәр 39 ,42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90, 93, 96, 99 яшь тулган яисә тулачак хатын-кызлар әлеге тикшерүне узарга тиеш.
Шушы яшьләрдәге хатын-кызларның үзләренең гомуми практика табибларына юллама алырга мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Яшьләре буенча быел диспансеризация узмаучыларга хезмәт күрсәтелми.
Түбәндә маммография тикшерүе графигын тәкъдим итәбез. Җәяләр эчендә участокның гомуми практика табибы фамилиясе күрсәтелә.
фото qalib.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев