Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

28 млн сумга күбрәк!

2013 ел дәвамында шәхси хуҗалыклардан 6089 тонна сөт җыелган.

Нәтиҗәдә уңган хуҗалар сөт тапшырып 82 миллион сум акча эшләгәннәр! Бу алдагы 2012 ел белән чагыштырганда 28 млн сумга күбрәк. хәзерге вакытты сөт хәзерләү пунктлары сөтне 18 сум 25 тиеннән кабул итәләр.

Балаларга - бәйрәм күчтәнәчләре
Яна ел бәйрәмнәре "Кояшкай" социаль приюта бик күңелле узган. Биредә вакытлыча яшәүче балалар өчен тәрбиячеләре бәйрәм тамашасы оештырганнар. Ә 5 гыйнварда сабыйлар янына район мәдәният йорты хезмәткәрләре килеп, Чыршы бәйрәме үткәргәннәр.
Приютка күчтәнәч белән килүчеләр дә булган: Миңнемуллин Илдар балаларга дип ит китергән

Олыларга да күңелле
Яңа елны каршылау - һәркем өчен сөенечле бәйрәм. Аңа балалар да, олылыр да шат. Юхмачы авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр дә 2014 елны бик күңелле каршылаганнар - Чыршы бизәгәннәр, аның тирәсендә җырлап- биеп бәйрәм иткәннәр. "Алексеевскдорстрой" җәмгыятеприютта яшәүчеләрне (биредә 50 дән артык кеше гомер кичерә) күчтәнәчләр алып килеп соендергәннәр

Бозлавык гаепле
Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте 31 декабрь - 5 гыйнвар көннәрендә әлкилеләрдән 149 чакыру алган.
Йөрәк чирләре белән табибларга 24 кеше мөрәҗәгатә иткән, аларның 4сен стационарга салыпга туры килгән. Төрле җәрәхәтләр белән хирург бүлегенә 13 кешене алып килгәннәр, аларның 6сын шулай ук хастаханәдә торып дәваларга алып калагннар. Болар, нигездә, таеп егылып, кул-аягын имгәтүчеләр. Ә менә кышкы айлар чире грипп әлегә үзен сиздерми. Кискен респиратор вируслы чирләр белән дә нибары 8 кеше генә ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгатә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев