Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Алга таба да хезмәт итәчәк

Урта Биктимер авылы янындагы күпергә бу көннәрдә капиталь ремонт ясала. Ремонт эшләрен "Мостовик" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башкара.

Мөгаен, әлеге күпер безнең районда төзелгән тимер-бетон күперләрнең беренчеседер. Берара район Сабан туе Биктимер авылы янында үткәрелә башлаган иде. Әти-әни белән Сабантуйга килгән чорларны искә төшереп карыйм да, ул чорда елга аша салынган күпернең агачтан булуын искә төшерәм. Тимер-бетон күпер кайчанрак төзелде икән. Кызыксынып ул елларда район башкарма комитетында эшләгән Вәгыйзь ага Сафинга шылтыратам.
-1976 елның җәендә партия район комитетының беренче секретаре итеп Дамир Каюмовны билгеләделәр. Менә шунда күпер төзелеше мәсьәләсе кузгатыла башлады. Ә башкарма комитет рәисе булып Нәҗип Бакиров эшли иде. Күпер төзелешен үз өстенә алды ул. Ялгышмасам, 1977-1978 елларда әлеге күпер төзелеп тә бетте бугай,-диде Вәгыйзь Минвәлиевич.
Шулай булгач, бу күпер әлкилеләргә 35 ел хезмәт иткән булып чыга. Ә менә зурдан кубып капиталь ремонт аңа беренче тапкыр ясала.
Без ремонтчы егетләр янына барганда, алар тимер конструкцияләрне алыштыру белән мәшгуль иделәр. Ә аңа кадәр күпернең тимер-бетон терәкләрен ныгытып чыкканнар.
Әмма, әйбәтләп тикшергәч, белгечләр күпернең өске конструкциясенең дә бик нык искергән булуын, ремонт соравын ачыклыйлар. Аларны төзекләндерү өчен күперне ябып торырга туры килә. Шуңа күрә транспорт үтеп йөрсен өчен аз гына читтәрәк юл төзелә.
Күперне ремонтка япкач, аның бер өлешенең тимер-бетон плитәләрен куптарып алалар, тимер конструкцияләрне сүтәләр һәм яңаларын монтажлый башлыйлар.
Күпер - кыйммәтле һәм мөһим объект, ул стратегик объект итеп таныла. Гомер-гомергә күперләр төзелешенә, аларны карап торуга зур игътибар бирелгән. Бу хәзер дә шулай. Менә бу күперне төзекләндерүдә дә бары тик сыйфатлы тимер, ышанычлы цемент, башка төр материаллар гына файдаланыла.
Бригадир Фәрхать Алиевның күперләр төзү һәм ремонтлау буенча тәҗрибәсе зур. Федераль трассаның бер өлеше булган әлеге күперне төзекләндерүне шуңа да аның бригадасына йөкләгәннәр. Җитәкче булса да, Фәрхать үзе дә тик тормый, әле бер, әле икенче эш коралын алып бригада төзүчеләренә ярдәм итә.
-Эшебезне график нигезендә алып барабыз. Кирәкле материаллар тоткарлыксыз кайтарыла. Егетләр тырышып эшли, чөнки хезмәт шартлары әйбәт,-ди ул.
-Ремонт эшләрен кайчангарак төгәлләргә уйлыйсыз?-дип сорадым мин. Бригадир болай дип җавап бирде:
-Үзегез күреп торасыз, күпер өр-яңадан төзелгән кебек, тулысы белән диярлек яңартыла. Эшләр әле күп, шулай да август ахыры-сентябрь башына ремонт эшләрен төгәлләргә планлаштырабыз.
Фәрхать Алиев бригадасы егетләре эшне сыйфатлы итеп башкаралар. Без аларның Яңа Алпар авылындагы күперне ремонтлаганнарын хәтерлибез. Бу зур күперне ремонтлау эшләрен җиренә җиткереп, ышанычлы итеп башкардылар алар.
Шик юк, Урта Биктимер янындагы күпер дә бөтенләй яңарып китәр, әлкилеләргә, олы юлдан йөрүчеләргә бик озак хезмәт итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев