Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Апрель уртасына Яңа Алпарда ФАПның яңа бинасын файдалануга тапшырырга җыеналар

Яңа Алпарда төзелеп килүче ФАПның эчке эшләренә керештеләр. Республика программасы нигезендә быел Яңа Алпарда модульле ФАП төзү планга кертелгән иде. Модульле ФАПларны җыю буенча районыбызның "Строитель и К" төзүчеләре остарып җиттеләр. Алар урта мәктәп каршындагы участокта, ФАП корыласы урында, көзеннән нигез эшләрен башкарып калдырдылар. Менә ун көн элек әлеге нигездә...

Яңа Алпарда төзелеп килүче ФАПның эчке эшләренә керештеләр.

Республика программасы нигезендә быел Яңа Алпарда модульле ФАП төзү планга кертелгән иде. Модульле ФАПларны җыю буенча районыбызның "Строитель и К" төзүчеләре остарып җиттеләр. Алар урта мәктәп каршындагы участокта, ФАП корыласы урында, көзеннән нигез эшләрен башкарып калдырдылар. Менә ун көн элек әлеге нигездә кызу төзелеш башланды. Башта медпунктның стеналары бастырылды, аннан кыегы җыелды. Хәзер инде биредә эчке эшләргә керештеләр. Бинада электриклар эшли, канализация үткәрелә, суүткәргечләр салына. Бу көннәрдә медпунктны табигый газга тоташтыру эшләре дә башланачак. Төзүчеләр апрель уртасына ФАПның яңа бинасын файдалануга тапшырырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев