Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Авылларыбыз яшеллеккә күмелсен

6 октябрь бердәм агач утырту көне дип игълан ителгән иде. Бу акция ай буе дәвам итте, аның барышында районыбызда 1200 төп агач утыртылды.

-Октябрьнең беренче шимбәсенә агач утырту акциясе билгеләү традициясе 2007 елдан ук килә,-ди район урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Елена Васяйчева. -Елның елында безнең барлык урман участоклары хезмәткәрләре бу көнне күпләп агач утырталар. Ә быел район халкы да акциядә актив катнашты.
Урман хуҗалыгы әлеге акция өчен ел саен күпләп төрле агач үсентеләре үстерә. Быел да алар агачлар утыртырга теләге булган һәр оешманы теләгән кадәр үсентеләр белән бушлай тәэмин иттеләр.
Агач утырту өмәсенә бик күп әлкилеләр чыкты. Шулай итеп, авыл урамнарында, өйләр һәм оешма-учреждениеләр каршында, юл буйларында яшь миләшләр, юкә, имән үсентеләре, гөлҗимешләр пәйда булды.
-Урманнарны яңарту, яшь агачлар утырту - безнең төп бурычларыбызның берсе,-ди Елена Владимировна. -Әйтик, быел гына да без 47 гектарда урманнар утырттык. Бу эштә урман хуҗалыгына мәктәп укучылары бик ярдәм итә. Әхмәт, Чуаш Кичүе, Юхмачы, Чуаш Борнае, Югары Әлморза, Югары Колчурино, Хузангай мәктәпләре белән без тыгыз элемтәдә торабыз. Яз һәм көз көннәрендә узучы "Чиста урманнар" акциясендә дә урманнарны тазарту, чүп-чардан арындыруда балалар зур өлеш кертә. Агачлар утыртуны да укучылар теләп, яратып башкаралар. Әхмәт, Чуаш Кичүе, Чуаш Борнае мәктәпләре укучылары, әйтик, мәктәп яны участокларында үзләре әкәләдән имән үсентеләре үстерделәр. Бу көздә әлеге үсентеләрне мәктәп тирәсенә, урамнарга утырттылар да инде.
Әйләнә-тирәбезне яшелләндерүнең файдасы турында сөйләп торуның кирәге бармы икән?! Агачларның һаваны зарарлы матдәләрдән чистартуын һәркем белә. Өстәвенә, алар тормышыбызга күпме матурлык өсти, кешене тынычландыра, савыктыра. Димәк, агачларны күпме утыртсаң да артык түгел. Елена Владимировна әйтүенчә, көчле кыраулар башланганчы әле агач утыртырга була икән. Сүз дә юк, шартына китереп утыртылган үсентене карап, тәрбияләп үстерү дә зарур.
-Бер ел буе үсентегә су сибеп торырга кирәк. Ә корылык булса, өч елга кадәр сугару зарур. Һәм, билгеле инде, яшь агачны терлек-туар зарарлаудан, кар астында калып сынудан саклау мәслихәт. Үсентеләрнең тирәсен тотып алсаң яхшы, -ди Е.Васяйчева.
Көзен утырткан агачларыбыз киләсе язда шаулап яфрак ярсын, матур булып үсеп китсен, тирә-юнебезне ямьләндереп, күңелләргә шатлык өстәп торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чистые леса