Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Әхмәт авылы фермеры Илдар Хәйруллин меңләгән төп карлыган үстерә

Күпләребезнең бакчасында карлыган җимеше үсә. Әлеге куак үсентесен алып утырттың икән, димәк, син үз аны вакытында тәрбияләргә дә тиеш. Карлыганның, башка бакча куаклары белән чагыштырганда, “дошманнары” күбрәк сыман. Аңа нинди генә корткычлар, чирләр ябырылмый. Вакытында аларга каршы көрәш чаралары күрмәсәң, җиләктән яхшы уңыш көтәргә юк.

Әхмәт авылына керер юлда безне карлыган утыртылган зур басу каршы ала. Еш кына бу басуда әле бер, әле икенче техника эшләгәнне күрергә мөмкин.
Күптән түгел карлыган үстерүчеләр янында булып, аларның эшләре белән якыннанрак таныштык. Фермер Илдар Хәйруллин улы Илназ белән әлеге яңа эшкә алынганнар.
Без иртәнге алтыларда Хәйруллиннар белән очрашырга килештек. Төгәлрәк әйтсәк, алар таңнан алып, шул сәгатькә кадәр карлыган куакларына төрле чирләргә, корткычларга каршы химик матдәләр сибә икән.
Илназ, өр-яңа тракторына без күз күрмәгән сиптерү агрегаты тагып, карлыган куакларына химик сыекчаны пар кебек бөркеп йөри иде. Егет үзе дә баштанаяк саклану киемнәреннән. Үсентеләр, терлекләр кермәсен өчен, электр койма белән әйләндереп алынган.
- Илназ, күрәм: карлыганнарыгыз бер ел эчендә шактый күтәрелгәннәр. Димәк, дым ярата торган җимешкә еллар уңышлы килгән?
- Көзгә бу үсентеләрне утыртканга ике ел була. Узган ел шактый явым-төшемле булды. Быел, куаклар биек булгач, махсус сиптерү агрегаты сатып алдык. Хәзергә эшне туктатам, көн кызуында үтәлгән хезмәтнең нәтиҗәсе түбән була. Кичкә 17 гектарлы әлеге басуны эшкәртеп бетерергә исәп.
- Суны бик ярата торган җимеш үстерүгә алынгансыз. Сугару мәсьәләсен ничек хәл итәргә уегыз?
- Сугару эшләрен узган ел башладык. Кече Чирмешәннән кырга кадәр суүткәргеч торбалар сузылды. Бу басуда да дүрт рәт сугару торбалары салынды. Торбаларга урын ясар өчен, мең төп карлыганны күчереп утырттык. Иртә яздан ике тапкыр минераль ашламалар белән тукландырдык. Рәт араларын эшкәрттек, корткычларга, чирләргә каршы көрәш чараларын куллангач, сугару агрегатларын урнаштыру башлана, - ди Илназ Хәйруллин.
Фермер Илдар Хәйруллин карлыган үстерү буенча республика субсидиясеннән файдаланган. 2024 елда “Агростартап” программасы нигезендә аңа 3 миллион сумга якын ярдәм бирелгән. Аннан сугару җиһазлары сатып алган чыгымнарның бер өлеше – 2 миллион сум күләмендәге акча кайтарылган. Соңрак техника, агрегатлар, үсентеләр сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлеше – 6400 мең сумы акчалата бирелгән.
Алар карлыган җыя торган комбайнга да заказ биргәннәр. Дөрес, андый комбайн ясый торган завод Россиядә бердәнбер. Шуңа да Хәйруллиннарга махсус комбайн киләсе елда гына әзер булачак.
Быел карлыган плантациясе беренче уңышны бирәчәк. Ул зур күләмдә булмый әлегә. Җиләкләр кул белән җыелачак икән.
Илдар Хәйруллин карлыган үстерүгә бик зур шәхси акчасын кертә. Аңа бу зур эштә Казанда төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче улы Илназ ярдәм итә. Илназ маркетинг эшләреннән тыш, белгечләр ярдәмен дә оста файдалана. Әйтик, карлыганнарга карата башкарыла торган агрочараларны ул белгечләр киңәшен истә тотып башкара. Татарстанда җиләк- җимеш буенча агрономнар бик аз икән. Хәйруллиннарга Чуашиядән бер агроном, һәр атнада килеп, алга таба нинди эшләр башкарылырга тиешлеген билгеләп китә.
Фермер өчен продукцияне җитештерүдән тыш,  аны табышлы итеп урнаштыру төп мәсьәлә булып кала. Бу уңайдан Хәйруллиннар үстергән җиләкне сату буенча алдагы берничә елга эре компания белән килешүне төзеп куйганнар. Гомумән, карлыганга базарда сорау зур икән. Төрле өлкәләрдән аларга шалтыратып, уңышларын үзләренә тапшыруны сораганнар.
Илназ исә үзләре кебек карлыган, башка җиләк -җимеш үстерүчеләр тәҗрибәсен өйрәнгәч, алга таба уңышны эшкәртү мөмкинлеген булдыру турында да уйлана. Аның өчен чистарту җайланмасы, пакетларга тутыру линиясе, тирән итеп туңдыру җиһазлары сатып аласы була. Дөрес, болар тагын зур чыгымнар сорый торган гамәлләр. Әмма бу хезмәтләрне җайга салганда, продукцияне җиде тапкыр кыйммәтрәк сатарга мөмкин икән.
Районда фермер эшчәнлегенә кереп киткәндә Илназ Хәйруллин:
– Республикадан бернинди ярдәм ала алмасак та, без бу юнәлештәге эшебезне дәвам итәчәкбез, - дигән иде.
Татарстанда исә максатчан егетләргә эшләрен дәвам итү өчен күп төрле программалар гамәлдә. Без аны Хәйруллиннар мисалында да күрдек. Иң мөһиме, Әлки егетләре туган төбәгендә шундый җитди эшкә алынган икән, димәк, районыбыз, безнең яклар өчен ят тоелган башка юнәлешләрдә дә үзен республикада танытачак әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев