Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Балалар өчен күңелле бәйрәм

1 июньдә район мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган күңелле тамаша булып узды.

Мәдәният йорты фойесында нәни кунакларны кайнар коймак, татлы компотлар көтә иде. Ә тамаша залына кереп утыргач һәм бәйрәм башлангач, аларны район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов тәбрикләде.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә сабыйларга күчтәнәч әзерләгәннәр - алар яраткан "Фунтик маҗаралары" мульфильмыннан өзекне сәхнәләштергәннәр. Аннары сәхнәгә бер-бер артлы яшь артистларыбыз - җырга-биюгә, нәфис сүзгә оста малайлар һәм кызлар чыкты, алар кунакларны матур концерт белән сөендерделәр.
Алданрак үткәрелгән тимурчылар отрядлары бәйгесенә, рәсем конкурсына да нәтиҗә ясалды бәйрәмдә. Җиңүчеләргә "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Людмила Никошина бүләкләр, Мактау кәгазьләре тапшырды.

Балаларга - киемнәр
Сугышчы-интернационалистлар оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов Базарлы Матак урта мәктәбендә укучы балаларга бүләк ясаган.
Ул китергән мәктәп формалары, итәк һәм сарафаннар, малайларга чалбарлар, эчке киемнәр, баш киемнәре аз керемле гаиләләрдә үсүче башлангыч сыйныф укучыларына таратылачак.

Икесе дә малай
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай дөньяга килде.

ЗАГС бүлеге хәбәр итә
Май аенда районда 21 бала туды.
Узган айда 4 никах теркәлде, 6 гаилә аерылышты, 39 кеше вафат булды. Ә ел башынннан бирле 80 бала дөньяга аваз салган, 145 кеше бакыйлыкка күчкән. Шунысы игътибарга лаек: үткән елның беренче 5 аенда да нәкъ шулкадәр бала туу һәм үлем фактлары теркәлгән булган.

"Айнык шофер" икеайлыгы дәвам итә
Районда эчкән килеш руль артына утыручыларга каршы көрәш игълан ителде.
Хокук сакчылары, ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда даими контроль алып бара, рейдлар, тикшерүләр үткәрелә. Соңгы ике атнада алкоголь кулланган килеш машина белән идарә итүче 13 кеше тоткарланды. Менә алар - Базарлы Матактан Н.В.Толстов, А.В.Нуртдинов, Р.Р.Кыямов, Р.Х.Кәлимуллин, Каргадан Х.Х.Вазыйхов, Ташбилгедән Р.З.Ситдыйков, Хузангайдан С.В.Морелев, Иске Матактан Н.П.Пеняев, Хлебодаровкадан П.В.Кузнецов, Яңа Салманнан Ф.Ш.Гафиятуллин, Яңа Чаллыдан Р.И.Зарипов, Димитровградтан А.А.Дурян, Саранскидан А.Д.Григорян. (Мәгълүматларны район эчке эшләр бүлеге бирде). Эчкән хәлдә рульгә утыручылар үзләренең генә түгел, бүтән кешеләрнең дә тормышын куркыныч астына куюларын аңламыйлар микәнни? Юлларда көчле контроль киләсе атналарда да дәвам итәчәк. Гаеплеләргә карата закон нигезендә кырыс чаралар күреләчәк.
××
Үткән атнада район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булды. Аварияләрнең берсендә шофер тән җәрәхәтләре алды. Авариянең сәбәбе - тизлек режимын үтәмәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС