Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Балаларга Бөек Ватан сугышы турында фильм күрсәттеләр

"Колос" кинотеатрында балаларга Ленинград камалышы турында фильм күрсәтелде. Әлеге чараны социаль хезмәт күрсәтү үзәге Ленинград камалышын өзү (1944 елның 27 гыйнвары) һәм Сталинград бәрелешендә фашист гаскәрләрен тар-мар итү (1943 елның 2 феврале) көннәре уңаеннан оештырды. Анда Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар белән башта Ленинград камалышы,...

"Колос" кинотеатрында балаларга Ленинград камалышы турында фильм күрсәтелде.

Әлеге чараны социаль хезмәт күрсәтү үзәге Ленинград камалышын өзү (1944 елның 27 гыйнвары) һәм Сталинград бәрелешендә фашист гаскәрләрен тар-мар итү (1943 елның 2 феврале) көннәре уңаеннан оештырды. Анда Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар белән башта Ленинград камалышы, Сталинград сугышы турында әңгәмә үткәрелде. Әлеге хәлиткеч бәрелешләрдә байтак райондашларыбыз да кан койган. Сталинградны азат итү өчен барган бәрелешләрдә шофер булып катнашкан ветераннарыбыз Владимир Романов (Юхмачы авылы) һәм Вәлимөхәммәт Сәгыйров (Югары Әлморза) узган ел вафат булдылар. Кичәдә катнашучылар аларны ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә алды. Ю.Герман повесте буенча эшләнгән "Садись рядом, Мишка!" фильмын да балалар зур игътибар белән карадылар.

фото http://pch.3dn.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев