Район тормышы

Базарлы Матакта Нәүрүзне бәйрәм иттеләр

Бөтен мөселман дөньясы билгеләп үтә торган Нәүрүз - көн белән төн тигезләшкән чак. Кайбер халыкларда ул Яңа ел башлануны белдерә. "Колос" кинотеатры каршындагы мәйданчыкта мәдәният хезмәткәрләре иртәдән концерт-тамаша башлап җибәрделәр. Нәүрүзбикәне каршы алуга багышланган театральләштерелгән күренеш тә бик күңелле булды. Азактан Нәүрүзбикә бар халыкны "карга боткасы" ашарга чакырды. Ә Чуаш...

Бөтен мөселман дөньясы билгеләп үтә торган Нәүрүз - көн белән төн тигезләшкән чак. Кайбер халыкларда ул Яңа ел башлануны белдерә.

"Колос" кинотеатры каршындагы мәйданчыкта мәдәният хезмәткәрләре иртәдән концерт-тамаша башлап җибәрделәр. Нәүрүзбикәне каршы алуга багышланган театральләштерелгән күренеш тә бик күңелле булды. Азактан Нәүрүзбикә бар халыкны "карга боткасы" ашарга чакырды. Ә Чуаш Кичүе, Иске Чаллы, Хлебодаровка, Түбән Әлки, Базарлы Матак мәктәпләре һәм гимназия хезмәткәрләре бәйрәмгә килгән халыкка үз участокларында үстерелгән продукцияне тәкъдим иттеләр.


Нет комментариев