Реклама
Район тормышы
{mp3}2639{/mp3}
8 июнь - cоциаль хезмәткәрләр көне
фото allnews.ya1.ru сайтыннан Социаль хезмәткәрләрне 8 июньдә билгеләп үтеләсе һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котладылар. "Сез җәмгыятебез өчен бик тә кирәкле, мөһим эш башкарасыз - физик һәм матди мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга, ялгыз көн күрүче өлкәннәргә, авыр хәлгә тарган балаларга һәм олыларга...
фото allnews.ya1.ru сайтыннан
Социаль хезмәткәрләрне 8 июньдә билгеләп үтеләсе һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котладылар.
"Сез җәмгыятебез өчен бик тә кирәкле, мөһим эш башкарасыз - физик һәм матди мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга, ялгыз көн күрүче өлкәннәргә, авыр хәлгә тарган балаларга һәм олыларга дәүләт ярдәмен җиткерәсез. Үз эшегезне тиешле дәрәҗәдә, күңел биреп башкарасыз. Сездән һөнәрегез мәрхәмәтлелек, түземлек, тырышлык, кешеләр белән аралашу осталыгы таләп итә.
Шундый булганыгыз өчен райондашлар сезгә рәхмәтле. Авыр, әмма бик күпләргә кирәкле хезмәтегездә уңышлар, үзегезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез",-диелә әлеге котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев