Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Беренче булып язылганнар

Почта бүлекчәләре 2013 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка подписка рәсмиләштерә башладылар.

Инде 200 дән артык кеше газета-журналларга язылып та өлгергәннәр. Бүгенге көндә районның почта хезмәткәрләре 17041 экземпляр басма вакытлы матбугат чарасы тараталар.

Сәхнә түрендә балкыдылар
4 сентябрьдә "Балкыш" фестиваленең зона туры булып үтте.
Анда безнең районнан 18 пенсионер катнашты. Җиде районнан килгән көндәшләре арасында югалып калмадылар, матур итеп чыгыш ясадылар һәм дипломнар, бүләкләр алып кайттылар безнең үзешчәннәр.

Иң яхшы участковый - кем ул?
11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр Татарстанда иң яхшы полиция участок инспекторларын ачыклаячаклар.
Тавыш бирүдә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен интерент челтәрендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтына кереп, полицийскийлар эшчәнлегенә бәя куярга кирәк. Әлеге конкурста безнең районнан да берничә полиция хезмәткәре катнаша.

Егетләр һәрвакыттагыча алда
Үткән атнада инвалидларның район җыелма командасы ел саен үткәрелә торган физкультура-спорт фестивалендә катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
Низамов Фәнис пауэрлифтинг һәм Вәлиев Әнәс дарте буенча беренче урыннарны яуладылар. Нуретдинов Илшат армспорт һәм шулай ук пауэрлифтинг буенча икенче нәтиҗәне күрсәтте. Камалов Фәнис коляскаларда узышта өченче урынны яулады, кул көрәштерү, штанга буенча да әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте. Петр Бровков шашкачылар арасында дүртенче урынны алды.
Октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә шашка буенча республика беренчелеге үтәчәк. Анда катнашу өчен район инвалидлар җәмгыяте команда туплый һәм әлеге уен белән дус хатын-кызларны, яшьләрне чакыра.

Роллер-чаңгычы Семен
7-9 сентябрьдә Алабугада үткән роллер-чаңгычылар ярышында Иске Матактан Юманов Семен 6 километрлы дистанциядә алтынчы урынга лаек булды.

Тәрбия мәсьәләләр буенча сөйләштеләр
Татарстан Республикасы балалар оешмалары советының киңәйтелгән утырышы булды.
Анда балаларга патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, волонтерлар хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре каралды. Утырышта район балалар оешмасы советы лидеры Зәйнетдинова Радмила каинашты.

Кадрлар резервы туплана
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы "Кадрлар резервы" республика проектын гамәлгә ашыра.
Проект сәләтле яшьләрне укыту, идарә итү һәм оештыру эшчәнлегенә өйрәтү, иҗади фикерләвен үстерү һ.б. Проектта катнашучылар һәм финалга чыгучылар дәүләт органнарында, төрле предприятиеләрдә стажировка үтәчәк, ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрүдә катнашачаклар.
"Кадрлар резервы-2012" проекты белән кызыксынучылар www.rezervrt.ru сайтыннан мәгълүмат таба алалар.

"Без - Җиңү оныклары"
6-7 сентябрьдә "Каенкай" социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яр Чаллыда үткән "Робинзон-2012" республика слетында һәм "Җиңү юлы белән" хәрби патриотик конкурста катнаштылар.
Балалар шулай ук Планетарийда һәм шәһәр музеенда булдылар, үзләрен Россия тарихы елына багышланган төрле ярышларда уңай яктан күрсәттеләр, бик күп бүләкләр яуладылар. Шуның өстенә ике мактау грамотасы, кыйммәтле бүләк һәм күңелле тәэсирләр алып кайттылар алар. Әлеге чара күңелле дискотека һәм бәйрәм салюты белән тәмамланган, монысы анда катнашкан һәркем өчен тагын бер бүләккә әйләнгән.

Телевизор ял итә
17-21 һәм 24-28 сентябрь көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә Биләр радио-телеүзәктә ремонт эшләре башкарылачак.
Шул сәбәпле әлеге көннәрдә барлык радио һәм телеввдение таршырулары трансляцияләнмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада