Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Безнең Резидә конкурста җиңүче булды

Түбән Әлки кызы, шәфкать туташы Резидә Сафина "Ел хатын-кызы" конкурсының Лениногорск шәһәрендә үткән зона бәйгесендә беренчелекне яулады. Районыбызда "Ел хатын-кызы" конкурсында җиңгән асыл затларыбыз Лениногорскта үтәсе зона бәйгесенә юллама алганнар иде. Безнең хатын-кызлар анда да уңышлы чыгыш ясадылар. Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Резидә Сафина "Язмышым - минем...

Түбән Әлки кызы, шәфкать туташы Резидә Сафина "Ел хатын-кызы" конкурсының Лениногорск шәһәрендә үткән зона бәйгесендә беренчелекне яулады.

Районыбызда "Ел хатын-кызы" конкурсында җиңгән асыл затларыбыз Лениногорскта үтәсе зона бәйгесенә юллама алганнар иде. Безнең хатын-кызлар анда да уңышлы чыгыш ясадылар. Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Резидә Сафина "Язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә җиңү яулады. Ул "Ел хатын-кызы" республика конкурсында катнашу хокукына ия булды. Әхмәт мәктәбе директоры Венера Гайнетдинова, шул ук авылның мәдәният йорты директоры Гөлнара Шәйхетдинова, Түбән Әлки мәктәбе директоры урынбасары Айзирәк Мисалова төрле номинацияләр буенча дипломнар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев