Дүрт спорт мәйданчыгы төзелә
"Казан-Арена" стадионын сафка бастыруда актив катнашкан өчен республика хөкүмәте районыбызны дүрт спорт мәйданчыгы белән бүләкләде.
Ике мәйданчык (волейбол, баскетбол һәм бүтән уеннар өчен ) Базарлы Матакта район мәдәният йорты янында һәм Түбән Әлки авылында төзеләчәк. Базарлы Матакта "Каенкай" балалар бакчасы һәм "Алинә" универсаль спорт залы территорияләрендә исә уен мәйданчыклары кору күздә тотыла. Хәзер "Строитель и К" төзүчеләре һәм район үзәге оешмалары хезмәткәрләре район мәдәният йорты янындагы мәйданчыкның нигезен әзерләү эшләрен башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев